Яшьләр Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган акция үткәрделәр
ТР флагы көненә «Форпост» отряды Яшьләр үзәгендә акция үткәрде — үтеп баручыларга безнең триколор тасмалар бүләк иттеләр!
Яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне уңаеннан патриотик акция узды. «Форпост» отряды активистлары ХАЛЫККА туган ягыбызны символлаштырган өч төсле тасмалар өләшүне оештырды.

1991 елның 29 ноябрендә расланган Дәүләт флагы ТР халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов тарафыннан ясалган. Тукымадагы һәр төс тирән мәгънәгә ия: яшел — язгы яңарышны, Ак — чисталыкны, ә кызыл – энергияне, көчне һәм тормышны гәүдәләндерә.
Без барыгызны да чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйбыз һәм сезне һәр көн республикабыз өчен горурлык хисе озатып йөрүен телибез. Акциядә катнашучыларның барысына да актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев