Яр Чаллы өстендә метериот күргәннәр
Әлеге мизгел камерага эләккән.
Яр Чаллы халкы кичә кич күк йөзендә якты объект төшүне күзәтте. Әлеге мизгел акыллы домофон камераларына эләккән, һәм шаһитлар язмаларын социаль челтәрләрдә бастыралар.
Видеода күренгәнчә, объект кинәт кенә күк йөзендә барлыкка килә һәм артыннан утлы эз калдырып төшә. Халык сүзләренчә, бу метеорит булган.
18 ноябрьгә каршы төндә Леонида метеор агымының иң югары ноктасы күзәтелгән. Сәгатенә 10 дан 20 гә кадәр якты койрыклы «йолдыз» күрергә мөмкин булган. Галимнәр декабрь һәм гыйнварда тагын да мавыктыргыч кышкы метеор ташкыннарын фаразлый.
Чыганак: ТатарстанДА
ФОТО: Видеоан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев