Янгын сүндерүчеләр — тынычлык сакчылары
30 апрель – янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Янгын сүндерү частенең эчке тормышы белән танышу максатыннан һәм кыю ир-егетләрне котлап кайту өчен Теләнче-Тамак авылының янгын сүндерү постына юл тоттык.
Теләнче Тамак авылында урнашкан янгын-коткару посты — чын профессионаллардан торган кечкенә генә коллектив. Биредә тәвәккәл, фидакарь кешеләр эшли, бүген алар халыкның иминлеге сагында торалар.
Частькә аяк басу белән, мондагы үрнәк тәртип һәм чисталык күзгә ташлана. Тирә-юньдә, эш бүлмәләрендә һәм коткаручыларның киемнәрендәге төгәллек сокландырырлык. Биредә һәр нәрсәнең үз урыны бар.
Янгын сүндерүчеләрнең сменасы тәүлек буе дәвам итә. Һәр сменадан соң аларны өч көнлек ял көтә. Станция буйлап үткәч, моның гади эш урыны гына түгел, ә икенче йорт икәненә инанасың. Йокы бүлмәләре, ашханә, заманча җиһазлар — яшәү һәм хезмәт өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган.
— Бүгенге көндә пост штатында 11 кеше хезмәт куя, — дип сүзен башлады пост башлыгы Александ Беспалов. — Бүлек командиры — Матвей Малафеев. Шулай ук шоферлар Рәдис Шамилов, Марсель Галимуллин, Раил Шәймарданов, Илшат Хуҗин, Винер Шаһиев, янгын сүндерүчеләр Айдар Баязитов, Ришат Зарипов, Марс Лотфуллин, Айдар Кәлимуллин бар. Барысы да квалификацияле коткаручылар, алар янгын сүндерү генә түгел, гадәттән тыш хәлләрне бетерү эше буенча да махсус өйрәнүләр узган кешеләр, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрендә коткару эшләрен дә башкаралар. Безнең пост коллективы Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Иске Дөреш авыл җирлекләре һәм аларга караган авылларда килеп чыккан янгыннарны сүндерүдә катнаша. Шулай ук ЮХИДИ һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләренә дә барабыз. Гомумән, нинди генә хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын, безне чакыралар. Янгын часте хезмәткәрләренең төп бурычы — һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә булу. Нәкъ менә шуңа күрә дә бездә профилактик эшкә зур игътибар бирелә, — дип сөйләде ул.
Янгын сүндерү машинасында нинди генә җиһазлар юк. Гап-гади ут сүндергечтән башлап, кысылган һава белән баллоннар, бик югары температурага да чыдам саклану киеме, чүкеч, озын рукавлар (халык телендә шланг), ишекләрне ачып керер өчен махсус җайланмалар. Бу җиһазларның һәрберсе кешенең гомерен саклап калу өчен кирәк. Бер генә мизгелне югалтырга да ярамый. Аннары һәр янгын сүндерү машинасында 4 тоннадан артык су булуын да әйтеп үттеләр миңа.
– Мин янгын сүндерү хезмәтендә 2008 елдан бирле эшлим. Үзем Сарманнан. Теләнче-Тамак авылына килеп эшләп йөрүемә 2 елдан артык булды. Эшләү дәверендә әллә-нинди куркынычларны күрергә туры килде. Канда адреналин ташый. Бөтен җирдә ут. Ә сиңа ут эченә кереп, кеше гомере саклап калырга кирәк. Бу вакытта игътибарны һич югалтырга ярамый, – дип сөйли миңа янгын сүндерүче Ришат Зарипов.
Әңгәмәдәшләрем 16 февральдә Теләнче-Тамак авылында булган куркыныч янгын турында да искә алды.
Торак йортның бер фатирында өй әйберләре, йомшак җиһазлар яна башлый. Теләнче-Тамак аерым посты хезмәткәрләре килеп җиткәндә, ут бинаның бер өлешен тулысынча чорнап алган була.
Күршеләре янгын сүндерүчеләргә фатир эчендә хуҗа кешенең калуы турында хәбәр итә. Аерым пост җитәкчесе Александр Беспалов һәм янгын сүндерүче Айдар Кәлимуллин, икеләнмичә, төтенле бинага кереп китәләр. Ир-атны һушсыз хәлдә табалар — ул яну продуктлары белән агуланган була. Янгын сүндерүчеләр аны тиз арада урамга алып чыга һәм беренче ярдәм күрсәтә. Зыян күрүче аңына килә һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырыла.
Янгын сүндерүчеләрнең оста һәм кыю эш итүе аркасында зур фаҗига булмый кала, ир-ат исән кала. Бу хәл коткаручыларның хезмәте никадәр мөһим булуын тагын бер кат исбатлый.
Янгын сүндерү машинасын йөртүчесенең дә бурычлары шактый икән. Янгын урынына тиз арада барып җитүдән кала, машина йөртүче рукавтан су килү, насос эшчәнлеге өчен җаваплы. Әйтик, Раил Шәймарданов бу һөнәргә 2001 елдан килә. Баштан ул Җәлил поселогында эшли, Телән-Тамак авылында 2018 елдан бирле хезмәт куя. Ул АРС-14 ЗИЛ-131 янгын сүндерү машинасы белән идарә итә.
Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел дисәм, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм. Бу бит экстремаль шартларда эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык тою да. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән «аҗдаһа» авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан барлык пост хезмәткәрләрен, ветераннарын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар, имин булуларын телибез. Янгын тревогасы сигналлары сирәк яңгырасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев