Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа китап тәкъдим ителде

Безнең һәрберебезнең туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар.

Һәр  авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары һәм шул авылда туып үскән күренекле шәхесләре  була. Күптән түгел, Калмаш авылының борынгы тарихын, мәчет - мәдрәсәләрен, мәдрәсәсенең атаклы шәкертләре һәм аларның династияләре турында мәгълүмат тупланган,  авылда туып үскән һәм бүгенге көндә Калмашта гомер итүче Рәис Зыятдинов Әхмәтзыя улының “Калмаш мәчете тарихы”, дип аталган китабы дөнья күрде. Шушы көннәрдә, мәчеттә: дин әһелләре, автор үзе, Калмаш авылы китапханәчесе, авыл өчен янып йөрүче апалы- сеңелле Кәүсәрия һәм Райхәнә Шадаевалар белән китапны авыл халкына тәкъдир итү буенча түгәрәк өстәл янында утырып сөйләшенде. Һәм ниһаять Калмаш авылы мәдәният йортында  “Калмаш мәчете тарихы”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде.  Чарага, 250 урынлы залны тутырып,авылдашлар, Рәис абыйның туганнары, балалары, хезмәттәшләре, дуслары җыелган  иде. Әҗмәкәй авылыннан,  Рәис абыйның кәләмдәш дусты,туган авылының тарихын язучы Әшрәпова Әнисә Миннәхмәт кызы авылдашыбызны зурлап иң беренчеләрдән килде. Кичәгә килгән кунакларны мәдәният йортының фойесында урнашкан бик тә эчтәлекле, ислам диненә багышланган күргәзмә каршы ала. Бу күргәзмәне, Калмаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче бик унлы тәкъдим иткән. Кичә бик тә җылы атмосферада узды. Чара беренче сыйныф укучысы Юсуф Борһановның азан әйтүе белән башланып китте, аннан  авылыбыз мәчетендә балаларга, өлкәннәргә дин дәресләре биргән мөгәллим Җәмил хәзрәткә, Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән килган мөгәллим Габделмәлик хәзрәтләргә сүз бирелде.Автор, үз чиратында, китапның Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан нәшер ителүен белдерде һәм Калмаш авыл китапханәчесе Зинфира Мирхаҗиян кызы китап белән кыскача таныштырып үтте, авторга кызыксындырган сорауларын бирде. Биредә Калмаш авылының килеп чыгуы, мәктәп, мәчет тарихы, авылның күренекле шәхесләре турындагы истәлекләр бастырылган.
    Язучының балачакта күршеләре булып яшәгән, апалы- сеңелле шушы бәйрәмне матур итеп алып баручы Кәүсәрия һәм Рәйханә Шадаевалар Рәис Әхмәтзыя улын яхшы белгән, аның белән күп аралашкан кеше буларак, авторның тормыш юлы, иҗаты белән уртаклаштылар.Мәдәният йортын җанландырып йөрүче, үзешчән җырчыларыбыз да бу чарадан читтә калмады. Җырчыларыбыз: Рәкия Ибрагимова, Гөлсирә Нуруллиналар, бүгенге темага туры китереп, җырлар башкарып, язучы турында бик җылы сүзләр әйттеләр.Калмаш авылы мәчете мөслимәләре: Гүзәлия Борһанова, Венера Вәлиева, Розалия Хасановалар төрле салаватлар әйтү, дога сүрәләре, гаҗәеп моңлы итеп мөнәҗәтләр уку алымнары күрсәттеләр. Кичәгә килүчеләр мәчеткә дин дәресенә йөрүче балаларның дога сүрәләрен җырлап укуын аеруча ошаттылар. Гомер буена хезмәт юлларын  авыл халкына  багышлаган: күп еллар Калмаш авылы мәктәп директоры, дистә ел авыл җирлеге башлыгы булып халыкка хезмәт иткән Габдуллина Рәвия Касыйм кызы, Калмаш авылы мәчете  абыстае Зәгретдинова Сәгъдебану апа, бик күп еллар авыл мәчетендә имам булган Борһанов Әхмәтбиҗан абый, Борханова Рушания,Борһанова Гүзәлия апа кичәне тагы да күтәреп, Калмаш авылын, мәчетен торгызу, үстерү өстендә бихисап эшләр эшләгән күренекле шәхесләр турында күп мәгълүматләр бәян иттеләр.Рәис Әхмәтзыя улының китабыннан өзекләр укып, капитализм, феодализм чорларында, колхоз оешкан вакытларда авыл халкын агарту өстендә күп көч куйган, халыкка белем биргән күренекле шәхесләрне искә алып, әрвахларның  рухына багышлап,  Әхмәтбиҗан  хәзрәт дога кылды.  Соңыннан  Райханә Шадаева, Кәүсәрия Ямалиеваның “Кай тарафка юлың кешелек” дигән шигырен укып, илебезгә, җиребезгә тыныч күк йөзе,  сугышлар бетүен теләп бәйрәмне тәмамладык. Ерак юлдан килүчеләр аралашуны мәчеттә әзерләгән чәй өстәле артында дәвам иттеләр.

Зинфира Маннапова
/Фото Калмаш китапханәсеннән алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев