Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ялкауланмаска гына кирәк»

Күзкәйдән Илгизә Нуруллина күптән инде пенсиядә. Ләкин, шуңа да карамастан, ул кулларын кушырып утырмый, ә балаларына һәм оныкларына ярдәм итәргә тырыша.

– Берничә ел элек ирсез калдым. Әмма хуҗалыкта терлек асрыйм – ике сыер, бозау, 100 баш тирәсе каз һәм үрдәк, 150 чеби. Якыннарың белән муллыкта яшәргә теләсәң, эшләргә кирәк. Менә мин инде ничә ел җир җиләге җыю белән шөгыльләнәм, бу бик керемле эш.

Кичә генә 7 мең акча эшләдем. Көненә 3-4 тапкыр җиләккә йөрим, кайвакыт китереп куялар, еш кына велосипедта да киләм. Әлбәттә, иртәнге сәгать 5тә мин инде болында. Көненә уртача 30-40 литр сусыл өлгергән җиләк җыям. Мондый мөмкинлекне кулланмау гөнаһ.

Сатарга оныгым, өченче сыйныф укучысы Самат ярдәм итә. Аның бу эштән керем проценты бар. Шуңа күрә ике яклап та кызыксыну бар. Җиләк җыю вакыты озакка сузылмый, һәр көн мөһим. Ә әлегә ялкауланмаска гына кирәк, – ди тырыш пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев