Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Якты юл» җирлегебездә үткәрелә торган һәр мәдәни чараны, гомумән барлык бәйрәмнәрне яктыртып бара

Венера Кашапова, район мәдәният бүлеге хезмәткәре – балетмейстер, режиссер-куючы

Тукай районында тугызынчы елымны эшлим. Бирегә эшкә килүгә «Якты юл» газетасына язылдым. Аның һәр санын көтеп алам. Район яңалыкларын, аеруча мәдәният өлкәсенә караган вакыйга, чаралар, хезмәттәшләрем турындагы зарисовкаларны яратып укыйм.

«Якты юл» җирлегебездә үткәрелә торган һәр мәдәни чараны, гомумән барлык бәйрәмнәрне яктыртып бара. Районда нинди генә чара үткәрелмәсен – ул мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла. Эшебезнең нәтиҗәсе матур итеп күрсәтелә торган массакүләм мәгълүмат чарасына барлык авыллардагы мәдәният йортларында эшләүче коллегаларым да языла. Эшчәнлегебезне матбугат битләрендә күрү иҗади эшебездә илһам өсти, канатлар куя.

Газетаны һәр кеше үзенчә укый. Мин, иң элек, әйткәнемчә, мәдәнияткә кагылышлы язмаларны укыйм.

Газета – үзара аралашу чарасы да. Үз өлкәмә караган эшкә карата башкаларның фикерен беләм, мәдәни чаралар үткәргәндә шуларны да истә тотып эшне оештырырга тырышам. Гомумән, газета ул – халык белән турыдан-туры элемтә. Редакциягә керсәң һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, теге яки бу мәсьәләне бергәләп хәл итәбез. 

Район халкына шуны әйтәсем килә – райондагы бердәнбер матбугат чарасына язылыгыз, укыгыз! 

 

Хөрмәтле укучыларыбыз!
2026 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» газетасына язылу кампаниясе дәвам итә. Район басмасына почта бүлекчәләрендә, дәүләт хезмәтләре Порталы аша яисә газета редакциясендә язылырга мөмкин. 
Газетага язылу бәясе 1248 сум 96 тиен. Әгәр дә сез газетаны редакциядән алырга ниятлисез икән, 750 сум гына түләргә туры киләчәк. 
Район, республика һәм илнең барлык яңалыкларыннан хәбәрдар буласыгыз, кызыклы кешеләр белән танышасыгыз, файдалы киңәшләр укыйсыгыз килсә, «Якты юл» газетасына язылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев