Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз белән хушлаштык

Тукай районында хәрби операция зонасында һәлак булган 23 яшьлек сугышчыны җирләделәр.

Рядовой Андрей Малахов 2 сентябрьдә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була.

Сугышчыны Новотроицкое авылына алып кайтып җир куенына иңдерделәр. Сугышчы белән хушлашу мәрәсимендә район башлыгы Фаил Камаев һәм РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү республика фонды башлыгы Эдуард Вафин катнаштылар.

Алар батыр сугышчының якыннарының авыр кайгысын уртаклаштылар.

Якташыбыз Андрей Александрович үз үрнәге белән рух көчен, хәрби батырлыкны күрсәтте. Гомеренең соңгы секундларына кадәр ул антына тугры калды. Без үз районыбызда туыпүскән геройыбызны истә тотачакбыз, аның исеме күңелебездә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев