Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы әйдаман район данын Казанда яклап чыгачак

Күптән түгел Кнәз авылының мәктәп базасында «Ин яхшы әйдаман - 2017» республика конкурсының муниципаль этап финал өлеше үтте. Анда барысы бергә төрле авыллардан булган 11 укучы бала катнашты.

Бәйге 4 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында тулырак сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр, икенче өлештә аларга теоретик мәсьәләләр чишү биремнәре тәкъдим ителде. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар педагогик ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр. Дүртенче этапта исә укучылар үзләре үткәрәчәк чараны тәкъдим итәргә, ягъни презентация ясарга тиешләр иде. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.

Жюрига килгәндә, аның составында мәктәптән тыш эшләр бүлеге җитәкчесе Сания Сәйдәшева, аның урынбасары Әлфия Шәйдуллина, бүлек мөдире Азалия Низамиева, методист-психолог Александр Мочалов бар иде. Катнашучылар арасында иң күп баллны Бәтке авылының VII сыйныф укучысы Руслан Камалетдинов җыйды. Руслан безнең район данын «Иң яхшы әйдаман - 2017» республика бәйгесенең финал этабында яклап чыгачак. Уңышлар сиңа, Руслан! Җиңү белән кайтуыңны теләп калабыз!

P. S. Чарадан фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев