Иң яхшы хәрби исәп хезмәткәрләре бүләкләнде
Круглое Поле авыл җирлегендә «Җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәпкә басуны оештыру» дигән темага хәрби-исәп хезмәткәрләре өчен инструкторлык-методик укулар үтте. Узган ел бу юнәлештә аеруча яхшы эшләгән хезмәткәрләргә чара барышында грамоталар һәм Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Хәрби комиссариат бүләкләренә Кнәз авыл җирлегеннән Светлана Багаева, Круглое Поледан Гөлнара Зиннәтуллина, Биклән авыл...
Круглое Поле авыл җирлегендә «Җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәпкә басуны оештыру» дигән темага хәрби-исәп хезмәткәрләре өчен инструкторлык-методик укулар үтте. Узган ел бу юнәлештә аеруча яхшы эшләгән хезмәткәрләргә чара барышында грамоталар һәм Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Хәрби комиссариат бүләкләренә Кнәз авыл җирлегеннән Светлана Багаева, Круглое Поледан Гөлнара Зиннәтуллина, Биклән авыл җирлегеннән Гүзәлия Зиннәтуллина лаек булды.
Мондый чара ярты ел саен уздырылып килә. Круглое Поле хәрби исәпкә бастыру буенча яхшы эшләүче җирлекләрдән санала. Ә киләсе очрашуны хәрби комиссариат вәкилләре бу юнәлештә күрсәткечләре чагыштырмача начар булган җирлектә үткәрергә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев