Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында иң күп туйлар – Кнәз һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләрендә

Газетабызның узган саннарының берсендә без сезне Тукай муниципаль районы башкарма комитеты гаилә хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлар белән таныштыра башлаган идек. Бу санда сезнең игътибарыгызга никахлар һәм аерылышулар турында җиткерәбез.

Никахлар күктә туа, ЗАГСта рәсмиләштерелә

Республика күләмендә караганда никах рәсмиләштерү статистикасы тискәре күрсәткечкә ия. 2016 елда ул 15 процентка азрак. Өйләнешүче парларның кимүе дә 90 еллар демографик вәзгыятенә бәйле.

Тукай районында узган елда 138 пар никахын рәсмиләштергән. Соңгы елларда өйләнешүче кияү белән кәләшләрнең яшьләре дә үсә төште. Ир-атлар арасында актив өйләнү чоры - 25-34 яшь булса, хатын-кызлар 35 һәм өлкәнрәк яшьтә актив.

Яшь аермалары зур булган парлар бар: кияүгә 52 яшь һәм кәләшкә 30 яшь, кияүгә 34 яшь һәм кәләшкә 49 яшь, кияүгә 21 яшь һәм кәләшкә 32 яшь.

2016 елда өйләнешкән иң өлкән парның киявенә 69 яшь һәм кәләшенә 65 яшь.

Чит ил гражданнары катнашындагы никахлар саны - 17. Алар арасында Куба, Төркия һәм 15 якын чит ил гражданы бар.

Милләтләр дуслыгы никахта чагыла

Милләтара никахлар Тукай районында 20 процент тәшкил итә. Иң күп туйлар татар белән татар арасында уза. Икенче урында рус белән рус, өченчедә кияү - рус, кәләш - татар.

Шунысы кызыклы, рус егете татар кызына караганда татар егете рус кызына сирәгрәк өйләнә.

Иң күп туйлар Кнәз һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләрендә узган.

Узган елда Тукай районы ЗАГСында туй иткән парлар арасында икесе дә Чаллыдан булган 34 пар, икесе дә Түбән Камадан булган 2 пар, икесе дә Башкортстаннан булган 2 пар бар. Шулай ук кияү Түбән Камадан, ә кәләш Грозныйдан булган пар да никахын биредә рәсмиләштергән.

Канатлар каерылганда

Бик күпкә булмаса да, аерылышучылар күрсәткече арта бара. 2016 елда 119 пар никахын аерган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 5кә күбрәк.

93 никах суд карары белән, уртак балалары булмаган 20 никах ике як та уртак фикергә килеп, 3 никах суд карары белән җәзага тартылган ир-атларның эшләре буенча аерылган.

Аерылышуларның төп күләме бергә 10 ел да яшәмәгән яшь гаиләләргә туры килә - 55 процент. Бер елга кадәр бергә яшәп аерылганнар - 5 пар. Ә 20 ел һәм аннан да күбрәк уртак гомер итеп аерылганнар - 22 пар.

2011-2016 елларда өйләнешү һәм аерылышу актлары динамикасы

Никах гомерле, гомер никахлы булсын өчен

Аерылышучы парларның санын мөмкин кадәр киметү һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен арттыру өчен районда ел дәвамында Халыкара гаилә көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Ана көненә багышланган чаралар үткәрелеп килә. Һәр елны тапшырыла торган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә узган ел Боерган авылыннан 55 ел бергә бәхетле гомер иткән Миңнемәгъфия белән Гайнетдин Хәйретдиновлар лаек булды.

Халыкара гаилә көнендә районның балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә музыкаль гаиләләр фестивале үткәрелде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе волонтерлары белән берлектә истәлекле тасмалар - мәхәббәт һәм тугрылык теләкләре тарату буенча флеш-моб узды.

Һәр елны Республика көнендә Казан Кремлендә ТР Президенты һәм аның хатыны җөмһүрият гаиләләренә зур тантана үткәрә. Анда республика күләмендә зур нәтиҗәләргә ирешкән парлар чакырыла. Узган ел Тукай районыннан әлеге тантанага Күзкәй авылыннан Шәйхаттаровлар гаиләсе барды.

Юбилейлы туйларын билгеләп үтүче парларны котлау районда матур традициягә әйләнде. Узган елны 100дән артык пар тәбрикләнде.

2016 елга район буенча статистик күрсәткечләр

Авыл җирлекләре

Актлар саны

туу

үлү

өйләнешү

аерылышу

Әҗмәкәй

43

28

8

8

Бәтке

72

31

5

2

Биклән

28

21

5

1

Боерган

5

14

1

0

Борды

18

16

1

2

Иштирәк

10

6

1

1

Калмаш

25

16

1

0

Калмия

7

7

0

0

Кнәз

77

45

15

5

Комсомолец

14

9

2

2

Круглое Поле

64

24

6

5

Күзкәй

18

31

1

0

Кече Шилнә

42

36

6

6

Мәләкәс

39

27

2

3

Мусабай-Завод

17

16

3

2

Түбән Суыксу

46

31

3

2

Новотроицкое

39

22

6

2

Сәмәкәй

9

11

2

1

Иске Абдул

13

12

4

0

Иске Дөреш

7

17

3

2

Теләнче Тамак

18

30

4

2

Шилнәбаш

22

11

1

0

Яңа Бүләк

5

6

3

0

Район буенча

638

467

138

119

2017 ел - гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге хезмәте өчен юбилей елы

Илебездә 2017 ел - ЗАГС хезмәте өчен юбилей елы. Һәр кеше тормышындагы мөһим вакыйгаларны теркәүче органның Россиядә оешуына 100 ел тула. Шул нисбәттән гаилә хәле актларын теркәү дәүләт хезмәтеннән файдалануны халыкка мөмкин кадәр уңайлы итәр өчен бик күп бурычлар куела. Ә ул максатка бары тик уртак тырышлык белән генә ирешеп булуын искәртте муниципаль район башкарма комитеты гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев