Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көнендә сәмәкәйлеләр күккә ак күгәрченнәр очырдылар + Фоторепортаж

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткәндә, без - хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт «Сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм» булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр. Сәмәкәй авылы җирлегендә, бу сагышлы бәйрәмгә, аеручы зур әзерлек белән киләбез. Бәйрәмгә килгән ветераннарыбызны «Солдат боткасы»...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткәндә, без - хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт «Сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм» булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр.

Сәмәкәй авылы җирлегендә, бу сагышлы бәйрәмгә, аеручы зур әзерлек белән киләбез. Бәйрәмгә килгән ветераннарыбызны «Солдат боткасы» пешереп сыйлыйбыз. Авылыбызның батыр уллары истәлегенә куелган һәйкәл янында ел саен 9 Май көнне чәчәкләр куела, якты истәлекләренә баш иеп, бер минут тын калына.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үткәндә, кызганычка каршы, ул канкойгыч сугыштан исән-сау туган җирләренә кайткан ир-егетләрнең берсе дә арабызда юк инде. Вакыт аяусыз. Быел бәйрәмебез түрендә тыл батырлары, сугыш чоры балалары. Аларны күргәч, аларның тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дәһшәтле сугыш еллары һәм җиңү юллары мәңге онытылмас. Хәтер буразналары аларны гел яңартып торыр.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәрвакыт үз чыгышларында «Ходай Тәгалә, без күргәнне оныкларыбызга күрсәтмәсен», - диләр иде. Ләкин күбесенең оныкларына да сугыш газапларын кичәргә язган булган икән. Әйе, вакыт аларны сайлады. Ун ел буе барган Әфган сугышында әфган халкының гомерләрен саклауда барган сугышларда авылыбыздан 6 егет катнашты: Марсель Ситдыйков, Әбүзәр Габдрахманов, Рафаил Хәммәтов, Риф Хуҗиәхмәтов, Нияз Йосыпов һәм бакыйлыкка күчкән Нияз Рәкыйпов. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан бу батырлар, бүгенге бәйрәмебезнең иң хөрмәтле кунаклары булды.

Дөньялар имин, тыныч булсын, киләчәк буын бәхетле яшәсен өчен күпме кешенең гомере сугышта өзелде. Сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклар калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас дигән теләк белән зәңгәр күккә ак күгәрченнәр очты. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

Альфира Исхакова,

Сәмәкәй авылының мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев