Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү бәйрәме белән!

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән соң күп еллар узуга карамастан, илебез солдатларының батырлыгы халык хәтерендә мәңге калачак. Азатлык өчен башын салганнарны, сугыштан соң яраларыннан вафат булганнарны истән чыгармау, исәннәрне хөрмәтләү -...

Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән соң күп еллар узуга карамастан, илебез солдатларының батырлыгы халык хәтерендә мәңге калачак. Азатлык өчен башын салганнарны, сугыштан соң яраларыннан вафат булганнарны истән чыгармау, исәннәрне хөрмәтләү - һәрберебезнең изге бурычы. Кызганыч, вакыт шул тарихи вакыйгалар шаһитларын арабыздан алып китә, үзләрен аямыйча, зур фидакарьлек күрсәтеп, дошман уты астына кергән ветераннарыбыз сафы көннән-көн сирәгәя. Без аларга тынычлык алып килгәннәре, тормыш тәҗрибәсе, кимемәс рух ныклыгы, ватанпәрвәрлекләре өчен чиксез рәхмәтле.

Илебез күге аяз булсын, киләчәк буын сугыш дигән афәтне белмәсен. Тынычлык, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз. Сезнең буын - җиңүчеләр буыны - күпме авырлыклар, ачлык-ялангачлык, иң газиз кешеләрен мәңгегә югалту бәрабәренә дөньяны фашизмнан коткарган. Сез күрсәткән батырлык, илсөярлек, ватанпәрвәрлек үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Шушы якты матур көннәрдә сезгә сәламәтлек, бәхетле һәм тыныч картлык телим, якыннарыгызның кадер-хөрмәте үзегезне һәрвакыт озата килсен.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев