Иң борчыган сорауларга җавап бирәләр
Өлкәннәр декадасы кысаларында үткән атнада район Пенсия фонды бүлеге, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм район медицина хезмәткәрләре – авыл фельдшерлары өлкәннәр белән очрашуларга чыга башладылар. Җомга көнне алар Иштирәк, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, дүшәмбе көнне Шилнәбаш, Князево, Комсомолец, Новотроицкое авыл җирлекләрендә күпсанлы сорауларга жавап биреп, мөрәҗәгатьләр кабул иттеләр.
– Алар төрле булды, – дип сөйли район Пенсия фонды бүлеге башлыгы Руслан Шәңгәрәев. – Безгә кагыла торганнарыннан пенсияне индексацияләү, авыл хуҗалыгындагы эш стажы өчен өстәп түләүләр, беренче төркем инвалидларны, сиксән һәм аннан да өлкән яшьтәге картларны карап-тәрбияләгән өчен компенцация түләүләре иде, – диде ул.
Очрашуларда халыкка социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле сораулар да шактый булды. Әйтик, Круглое Поледа авыл җирлегенә балалар табибы кирәклеге турында мәсьәлә күтәрелде, ничек итеп инвалидлыкны билгеләү, анализлар тапшыруга кагылышлы сораулар бирелде.
– Өлкән буын кешеләрен күбесенчә ял санаторийларына юлламалар, инвалидлык буенча санаторийларга путевкалар һәм юл акчасын алу кызыксындыра, – дип билгеләп үтте «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлева да.
Мондый төр очрашулар ункөнлек ахырына кадәр районның барлык авыл җирлекләрендә узачак.
/ Фото Руслан Шәңгәрәевтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев