Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хыялында туган могҗизаны Лиана пластилин һәм төсле кәгазь ярдәмендә чынга ашыра

Редакциябезгә түгәрәк мөлаем йөзле бабай килеп керде. Аның артыннан ук бик сөйкемле кечкенә кыз да ияргән. «Мин сезне оныгым белән таныштырырга телим», - ди безгә кунагыбыз. Һәм шулай без оныгы белән генә түгел, бабайның үзе белән дә таныштык.

Әлеге чая карашлы кызның исеме - Лиана Сафиуллина. Бәтке авылыннан килеп җиткәннәр редакциягә. 3 нче сыйныфны тәмамлап, әлеге вакытта җәйге каникулда. Тик вакытын бер дә бушка уздырмый икән. Бабасы Барый абый Бәдретдинов әйткәнчә, Лиананың төп уенчыклары - пластилин, кәгазь һәм кайчы.

- Балалар бакчасыннан ук ул рәсем ясау, төрле кул эшләнмәләренә тартыла иде. Без инде аның бу мавыгуын күреп сөендек кенә, буяуларын да, карандашларын, төсле кәгазьләрен, пластилиннарын да алып кына тордык, - ди Барый абый.

Ә беренче сыйныфка укырга кергәч, укытучысының портретын да ясаган.

- Мин аны үзем теләп, бик яратып ясадым. Укытучыма да күрсәттем. Ул чыннан да укытучыма охшаган иде, - ди Лиана.

Үзенең иҗат җимешләрен 9 яшьлек Лиана, безгә күрсәтергә дип, ватылмасын, бозылмасын өчен саклык белән генә зур тартмага салып алып килгән. Болар нәрсә соң, дип сорагач, ул безгә, үзенең фантазиясен эшкә җигеп, һәр эшләнмәгә карата тулы бер тарих сөйләп бирде. Лиана аларны ясаганда беркайдан да карамый, интернеттан да идеяләр эзләми икән. Һәрберсе аның уенда, хыялында туган күренешләрдән барлыкка килә. Киләчәктә рәссам, яисә дизайнер булырга теләмисеңме соң, дип сорагач, бабасы җавап бирде:

- Сәләте бар, шуны югалтмаска иде инде. Авылыбызда юк, менә яңа уку елыннан ничек тә шәһәргә рәсем түгәрәкләренә йөртергә дип уйлап йөрим. Шушы оныклар өчен генә тырышып, пенсиядә булсам да, әле һаман да эшләп йөрим бит мин. Балаларның бәхетле булуларын, үз юлларын тапканнарын күрәсем килә, - дип Барый абый Лиананы сөеп тә алды.

Лиананың әле 13 яшьлек абыйсы да бар. Әнисе һәм абыйсы белән бергәләшеп балыкка йөрергә яраталар.

- Бервакыт зур табан балыгы тоттык. Өйгә кайтып үлчәдек, 2 килолы булды! - дип шатлыгын да уртаклашты Лиана.

Әлеге материал басмага әзерләнгәндә, Лиана үзенең бабасы белән тагын бер тапкыр килеп китте редакциягә. Бу юлы инде алар яңа эшләнмәләр, яңа рәсемнәр алып килгәннәр иде. Бәтке авылы кызы Лиана Сафиуллинаның иҗат җимешләрен сез сайттан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев