Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хушлашу сүзе

Зур югалту кичердек. Хөрмәтле кешебез, остазыбыз, сугыш ветераны Александр Прокопьевич Сизовның йөрәге тибүдән туктады.

Әле яңа гына 9 Май - Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән идек. Күзкәй җирлегендә кулына корал тотып сугышта катнашкан, утны-суны кичкән өч ветераныбыз булганга сөенешкән идек. Кызганыч, вакыт аяусыз, күп авылларда алар инде берәү дә калмады, безнең ике Мәхмүт абый - Әмиров һәм Сабиров, Александр Сизов бар, диешкән идек. Бәйрәм чарасында аларның урыны түрдә булды. Александр Прокофьевич (без, укучылары, аны үз итеп Сизов абый дип йөртә идек) өчен ул икеләтә истәлекле көн иде. 9 Майда аңа 90 яшь тулды. Күзкәй мәдәният йортында узган Җиңү көненә багышланган тантанада аңа РФ Президенты В. Путинның котлавын һәм бүләкне ТР Хөкүмәтеннән район кураторы, «Татспиртпром» җәмгыяте генераль директоры Ирек Миннәхмәтов тапшырган иде. Тантаналы, шатлыклы вакыйга булды ул. Күкрәген сугыштагы батырлыклары һәм тыныч тормышта хезмәттәге уңышлары өчен орден, медальләр бизәгән, йөзеннән тыйнак елмаю китмәгән укытучыбыз арабыздан китте. Гел күз алдында: митинг, аннан соң мәктәп ашханәсендә чәй табыны артында ничек күңелле итеп утырган идек. Укытучыларыбыз Мәхмүт Әмиров, Александр Сизов гомер буе эшләгән мәктәпләренә дәрес бирергә өр-яңадан килгәнмени! Озаклап, тәмләп сөйләштеләр, яшьлекләренә кайткандай булдылар! Чәчләренә чал кунган, инде үзләре төрле җаваплы эшләрдә эшләп дәрәҗәләргә ирешкән шәкертләре аларны йотлыгып тыңлады. Дәресләр, тәнәфесләр, кыңгырау чыңы, мәктәп коридорлары буйлап йөгерешкән балачакка кайттык. Ул вакытта, бертуктамый сөйләшкән, гөрләшкән остазларыбызга карап, сөбханалла, күз тимәсен, Әлдермеш карт затыннандыр болар, дип сокланып торган идек...

Сизов абыйны соңгы күрүебез булган икән. Нишлисең бит, беркем дә мәңгелек түгел. Сизов абый да гүр иясе булды. 45 ел гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган, Күзкәй мәктәбендә укыган һәр малай, кызның бик якын кешесенә әверелгән остаз, спорт дөньясына дистәләгән спорт мастеры, мастерлыкка кандидатлар биргән тренер барыбызның да күңелендә гомер буе сакланыр. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Сизов абый укучылары күңеленә юл таба белде, үзеннән соң аны хөрмәт белән, сагынып искә алучы шәкертләр калдырды. Җәмәгате Рәйхана апа белән илгә-көнгә лаеклы уллар үстерделәр. Гомер юлларын матур эшләр белән бизәделәр.

Тагын бер сугыш ветераны, Җиңү яулаган солдат гүр иясе булды. Ни кызганыч, тиңдәшсез батырлык күрсәткән, тарихны үзгәртә алган буын китеп бара. Бу турыда Сизов абыйның шәкертләренең берсе район башлыгы Васил Хаҗиев болай ди:

- Без сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, явыз дошманны җиңгән буын вәкилләре белән аралашып, алар янәшәсендә үстек. Шуның белән бәхетлебез, ветераннарыбызны исән-сау килеш күреп калдык. Булдыра алганча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштык. Инде ветераннарыбызның күбесе вафат, әмма алар безнең хәтердә яшиләр. Җиңүче солдатлар, тыл батырлары алдында без мәңгелек бурычлы.

Сизов абый туган авылы Мәлкәндә җирләнде. Остазыбызның авыр туфрагы җиңел, тар каберләре иркен булсын. Якыннарына күркәм сабырлык телибез.

Мәрхүмнең укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев