Хәтер тактасы куелды
Интернациональ бурычын үтәп, кайнар ноктада һәлак булган Сергей Алексеевич Атаманов истәлегенә 10 гыйнвар көнне Шилнәбаш авылында туган нигезендә мемориаль такта куелды.
Гап-гади авыл егете булган ул. Тормышны яраткан, шаярган, көлгән, ярдәм иткән, дуслары белән аралашкан. Сергейны белгән кешеләр күңелендә ул шундый булып калган.
1992 елда армиягә алынган егет башта Тоцкое авылында хезмәт уза, аннан тынычлык урнаштыру гаскәре составында Молдавия Республикасына җибәрелә. Армия хезмәте тәмамланырга да 2-3 гына ай вакыт кала, ләкин Сергей дошман һөҗүменә эләгеп һәлак була. Тормышны өзелеп яраткан егеткә бу вакытта нибары 21 яшь кенә була. 1994 елның 18 гыйварында һәлак булган Сергейны, кургаш табутта алып кайтып, туган авылы зиратында җир куенына иңдерәләр. Исән булса, Сергейга 43 яшь булыр иде.
Үзләре дә кайнар нокталарда катнашкан якташлары геройның йортына мемориаль такта куярга ниятләгәннәр. Мемориаль тактаны ачу тантанасы узасы йорт каршысында хәрби марш яңгырый. Кулларына кызыл канәферләр тоткан укучылар, Сергейның авылдашлары, район җитәкчеләре, гомумән, батырны хөрмәт итүче һәр кеше килгән бирегә. Газиз баласын югалту хәсрәтен үз йөрәге аша кичергән Сергейның әнисе - Мария Никитична күз яшьләрен сөртә-сөртә чыкты кунаклар алдына.
Тантанада кайнар нокталарда һәлак булганнарның онытылырга тиеш түгеллеге, мемориаль такта ачуның тәрбияви яктан мөһимлеге искәртелде. Сергейның әнисе улын искә алган, аның исемен мәңгеләштергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Соңгы минутларына кадәр хәрби антына тугры калган егетнең истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Йорт стенасына беркетелгән мемориаль тактага һәм батыр егет сурәтенә чәчәкләр куелды.
Ә бит күпме алар хәрби бурычын үтәгәндә мәгънәсез сугышларда вакытсыз гомерләре өзелгән егетләр! Күпме әниләр газиз балаларын, кызлар сөйгән ярларын югалткан мондый кайнар нокталарда. Халыкта «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән гыйбарә бар. Моны онытырга безнең хакыбыз юк. Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган егетләрнең батырлыгы киләчәк буыннар йөрәгендә Ватанга иксез-чиксез тугрылык үрнәге буларак мәңге сакланачак. Һәлак булган сугышчы-интернационалистлар батырлыгы алдында баш иябез.
P. S. Чарадан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев