Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

1 Май - илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы халык бәйрәме. Барчагызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. 1 Май электән үк илебез халкының бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы күңелле, якты бәйрәм булып кала. Хезмәт һәммәбезне берләштерә, бер максатка,...

1 Май - илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы халык бәйрәме. Барчагызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. 1 Май электән үк илебез халкының бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы күңелле, якты бәйрәм булып кала. Хезмәт һәммәбезне берләштерә, бер максатка, бер көч булып эшләргә өйрәтә.

Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме - 1 Май белән котлыйм. Язның ягымлылыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен. Барчабызга да исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен яз бәйрәме.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев