Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран укытучылар!

Һөнәри бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын. Барыбыз да мөстәкыйль тормыш юлын мәктәп бусагасыннан башлыйбыз. Укытучы дигән мөкатдәс зат безне, кулыбыздан җитәкләп, белем дөньясына алып керә һәм укырга, язарга гына түгел, яшәргә, тормышны танып белергә, үз кыйблаңны табарга өйрәтә. Шуңа күрә һәрберебез укытучыларына карата күңел түрендә иң җылы хисләрен саклый, аңа гомере...

Һөнәри бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын.

Барыбыз да мөстәкыйль тормыш юлын мәктәп бусагасыннан башлыйбыз. Укытучы дигән мөкатдәс зат безне, кулыбыздан җитәкләп, белем дөньясына алып керә һәм укырга, язарга гына түгел, яшәргә, тормышны танып белергә, үз кыйблаңны табарга өйрәтә. Шуңа күрә һәрберебез укытучыларына карата күңел түрендә иң җылы хисләрен саклый, аңа гомере буе рәхмәт укып яши. Бик күп еллар үтеп, мәктәп, укытучы белән аралар ерагая барса да, аларның кадере җуелмый, бәһасе дә арта гына бара. Еллар үткән саен, укытучыларның безгә биргән йөрәк җылысын да башкача бәялисең.

Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар! Сездән башка инженер да, табиб та, иген үстерүче дә, язучы да, фәнни ачышлар ясаучы галимнәр дә булмас иде. Сез лаеклы алмаш үстерү өчен белемегезне, көчегезне, саулыгыгызны да кызганмыйсыз. Иңнәрегездә - иң авыр, җаваплы, үзеңне тулаем эшкә бирүне сорый торган хезмәт. Тирән гыйлемегез, бай тәҗрибәгез белән балаларыбызны белемле, тәрбияле шәхесләр итеп үстерүдә армый-талмый эшлисез.

Сезгә алдагы көннәрегездә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек насыйп итсен. Барлык укучыларның да һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәүләрен теләп калам. Укучыларыгыз сезне белемле, тәрбияле һәм итагатьле булулары белән сөендереп торсыннар. Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләр, сезгә үз һөнәрегезгә тугры булып калуыгыз өчен ихлас күңелдән олы рәхмәтемне белдерәм

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев