Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхине соңгы юлга озатырга халык агыла

Матәм чарасының рәсми өлеше бүген 10да башлана. Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаталар. Матәм чарасы башлануга әле сәгать ярым булуга карамастан, бу минутларда Галиәсгар Камал исемендәге театрга халык агыла. Сәнгать әһелләре, яраткан тамашачыларына Хәния Фәрхине соңгы тапкыр күреп калу мөмкинлеге бирелә. Аның яныннан күз яшьләрсез...

Матәм чарасының рәсми өлеше бүген 10да башлана. Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаталар. Матәм чарасы башлануга әле сәгать ярым булуга карамастан, бу минутларда Галиәсгар Камал исемендәге театрга халык агыла. Сәнгать әһелләре, яраткан тамашачыларына Хәния Фәрхине соңгы тапкыр күреп калу мөмкинлеге бирелә. Аның яныннан күз яшьләрсез уза алмыйлар. "Күңелләргә ятышлы итеп җырлый иде. Ул сәхнәгә чыккач, бар халык дөр куба иде. Аякларым авырта, алай булса да килдем Хәнияне озатырга", - ди Гарифҗанов урамында яшәүче Роза апа. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев