Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хәтер шәме» акциясендә Тукай районыннан 2500ләп кеше катнашачак

22 июнь - Хәтер көне кысаларында быел да районда яшәүчеләр «Хәтер шәме» акциясенә чыгачаклар. Акциядә һәм Хәтер көненә багышланган башка чараларда барысы 2500гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Авыл җирлекләрендә 21 июнь көнне кичке яки төнге сәгатьләрдә шәм кабызу, 22 июньдә сугыш корбаннары истәлегенә куелган обелисклар янында митингла уздыру планлаштырыла....

22 июнь - Хәтер көне кысаларында быел да районда яшәүчеләр «Хәтер шәме» акциясенә чыгачаклар. Акциядә һәм Хәтер көненә багышланган башка чараларда барысы 2500гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Авыл җирлекләрендә 21 июнь көнне кичке яки төнге сәгатьләрдә шәм кабызу, 22 июньдә сугыш корбаннары истәлегенә куелган обелисклар янында митингла уздыру планлаштырыла. Иң зур чара «Татарстан» совхозы поселогында көтелә. Биредә митингка һәм «Хәтер шәме» акциясенә 850ләп кеше килергә тиеш. «21 июнь кичтән йортларда утларны сүндереп, тәрәзәләргә шәмнәр куячакбыз. Митингка мәктәп яны лагерена йөрүче 80ләп бала, поселок халкы киләчәк, имам һәм атакай чакырылачак. Мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле монтаж әзерли. Соңыннан һавага тынычлык күгәрченнәре очыртылачак. Шулай ук солдат боткасы әзерләү планлаштырыла», - ди мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев