Хәбәрчеләребезне, иганәчеләребезне котлыйбыз
Тукай районының «Якты юл» («Светлый путь») газетасы 1976 елның августыннан бирле нәшер ителә. Аны башлап җибәргән журналистлар инде лаеклы ялда. Аларга алмашка яшьләр килде. Хөрмәтле ветераннарыбызны, газетаның бүгенге иҗат коллективын, урыннардагы хәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз, барлык гамәлләрендә уңышлар телибез, бүгенге журналистларга, хәбәрчеләргә иҗади табышлар, каләм куәсе, фикер зирәклеге, рух...
Тукай районының «Якты юл» («Светлый путь») газетасы 1976 елның августыннан бирле нәшер ителә. Аны башлап җибәргән журналистлар инде лаеклы ялда. Аларга алмашка яшьләр килде. Хөрмәтле ветераннарыбызны, газетаның бүгенге иҗат коллективын, урыннардагы хәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз, барлык гамәлләрендә уңышлар телибез, бүгенге журналистларга, хәбәрчеләргә иҗади табышлар, каләм куәсе, фикер зирәклеге, рух ныклыгы телибез.
Көндәлек матбугат, ул нинди генә басма булмасын, үзенең тугрылыклы хәбәрчеләре белән көчле. Язмалары укучыларыбызда зур кызыксыну уята торган хәбәрчеләребез күп безнең. Мисал өчен, Кнәздән Тамара Тузеева, Калмаштан Гөлсимә Салихова, Теләнче Тамактан Раилә Закирова, Альбина Камалова, Яңа поселогыннан Сәрия Әхсәнова, Айгөл Габдрахманова, Бикләннән Рузилә Костина, Ильбухтинодан Татьяна Епифанцева, Иштирәктән Гөлсинә Гарифуллина, Күзкәйдән Тәнзилә Шәйхнурова, Шилнәбаштан Нурзилә Бариева, Мәләкәстән Лидия Фәртдинова, Иске Җирекледән Гөлназ Зарипова, Калмиядән Альмира Гыйльфанова, Ләйсирә Сәхибҗанова, Яңа Бүләктән Зөлфия Мингалиева, Иске Абдулдан Резидә Гарипова, Зәбир Хәлимов, Гүзәл Вәлиева, Кәүсәрия Ситдикова, Иске Дөрештән Янирә Әминова, Комсомолецтан Анна Шәрифҗанова, Яр Чаллыдан Мәүлетҗан Хисамиев һәм башка хәбәрчеләребез - газетабызның урыннардагы «күзләре, колаклары». Безнең белән күп еллар хезмәттәшлек итүче укытучы Резидә Мәүҗетова Яңа поселогы мәктәбендә яшь журналистлар түгәрәге дә оештырды һәм анда шөгыльләнүче балалар каләмнәрен шактый чарларга өлгерде. Алар милли журналистикага яңа көч булып өстәлерләр дип ышанабыз. Шулай ук газетаның җәмәгать тормышында актив катнашып килүче ветеран журналистыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Нәбиуллинага, җирле шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәевага, газетага язылу кампаниясендә һәрвакыт ярдәм итеп, ел саен үз авылы өлкәннәрен район газетасына яздырып сөендереп торучы эшмәкәр, район Советы депутаты Флүр Шафиковка, Бакчасарай авылы фермеры Равил Миңнехуҗинга, район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харраска һәм башка иганәчеләребезгә дә рәхмәтебез зурдан. Алар ярдәме белән «Якты юл» бик күп йортларга килә. Алга таба да үзара ярдәмләшеп яшик. Без, редакциянең иҗат коллективы, газетаны тагын да кызыклырак итәргә, укучыларыбызның ихтыяҗларын күз уңында тотып эшләргә вәгъдә итәбез.
«Якты юл» редакциясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев