Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрчеләребезне, иганәчеләребезне котлыйбыз!

Хөрмәтле ветераннарыбызны, газетаның бүгенге иҗат коллективын, урыннардагы хәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз, барлык гамәлләрендә уңышлар, иҗади табышлар, фикер зирәклеге, рух ныклыгы телибез. Көндәлек матбугат үзенең тугрылыклы хәбәрчеләре белән көчле. Язмалары укучыларыбызда зур кызыксыну уята торган хәбәрчеләребез күп безнең. Кнәздән Тамара Тузеева, Калмаштан Гөлсимә Салихова, Теләнче Тамактан Раилә Закирова, Рәмилә Сәгъдиева,...

Хөрмәтле ветераннарыбызны, газетаның бүгенге иҗат коллективын, урыннардагы хәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз, барлык гамәлләрендә уңышлар, иҗади табышлар, фикер зирәклеге, рух ныклыгы телибез.

Көндәлек матбугат үзенең тугрылыклы хәбәрчеләре белән көчле. Язмалары укучыларыбызда зур кызыксыну уята торган хәбәрчеләребез күп безнең. Кнәздән Тамара Тузеева, Калмаштан Гөлсимә Салихова, Теләнче Тамактан Раилә Закирова, Рәмилә Сәгъдиева, Яңа поселогыннан Сәрия Әхсәнова, Нурия Абдуллина, Айгөл Габдрахманова, Бикләннән Рузилә Костина, Ильбухтинодан Татьяна Епифанцева, Иштирәктән Гөлсинә Гарифуллина, Күзкәйдән Тәнзилә Шәйхнурова, Шилнәбаштан Нурзилә Бариева, Мәләкәстән Лидия Фәртдинова, Иске Җирекледән Гөлназ Зарипова, Калмиядән Энҗе Галиәхмәтова, Ләйсирә Сәхибҗанова, Яңа Бүләктән Зөлфия Мингалиева, Иске Абдулдан Зәбир Хәлимов, Гүзәл Вәлиева, Иске Дөрештән Янирә Әминова, Комсомолецтан Анна Шәрифҗанова, Сәмәкәйдән Альфира Исхакова, Яр Чаллыдан Мәүлетҗан Хисамиев һәм башка хәбәрчеләребез - газетабызның урыннардагы «күзләре, колаклары». Укытучы Резидә Мәүҗетова Яңа поселогы мәктәбендә яшь журналистлар түгәрәге дә оештырды һәм анда шөгыльләнүче балалар каләмнәрен шактый чарларга өлгерде. Газетаның җәмәгать тормышында актив катнашып килүче ветеран журналистларыбыз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Заһидә Нәбиуллинага, Хәмит Мөхәммәтшинга, җирле шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәевага, газетага язылу кампаниясендә һәрвакыт ярдәм итеп, ел саен үз авылы өлкәннәрен район газетасына яздырып сөендереп торучы эшмәкәр Флүр Шафиковка, Җәүдәт хәзрәт Харраска һәм башка иганәчеләребезгә дә рәхмәтебез зурдан. Без, редакциянең иҗат коллективы, газетаны тагын да кызыклырак итәргә вәгъдә итәбез.

«Якты юл» («Светлый путь») редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев