Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр челтәрдә җан җылысы

Мобилизацияләнгән сугышчылардан видео мөрәҗәгать шушы көннәрдә Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Дамира Габделхаева адресына килде. Анда махсус хәрби операциядә катнашучылар маскировка челтәрләре бәйләүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдергәннәр.

- Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, хөрмәтле хатын-кызларыбыз. Үз кулларыгыз белән ясаган маскировка челтәрләрен без сездән беренче тапкыр алмыйбыз. Алар монда бик кирәк. Бу зур ярдәм. Барыбыз да туган җиребезне сагынабыз. Җиңү белән кайтырбыз. Видеода кулына «Татарстанның Тукай районы Новотроицкое авыл җирлеге» дип язылган язулар тотып, бер-бер артлы хәрби хезмәткәрләр әнә шундый сүзләр белән чыгыш ясыйлар.

Без Новотроицкийдан актив пенсионер Рима Волкова белән сөйләштек, ул җирле хакимият ярдәме белән туган авылында игелекле эшне оештыручы.

- Күбесенчә челтәр үтү белән пенсионерлар мәшгуль, хәзер яшьләр дә килә башлады. Башта безгә авыл пилорамасыннан агачтан пирамида төзүдә ярдәм иттеләр, аннары аңа челтәрләрне беркеттек. Башта аларны иске япмалардан һәм пәрдәләрдән үреп, тасмаларга кисеп ясадык. Хәзер материал белән проблемалар юк. Тукымалар белән авылдашлар, мәчет әгъзалары, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары ярдәм итә. Шушы көннәрдә 60 мең сумлык спанбонд сатып алдык. Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ зур, алар безнең хәрбиләргә кирәк. Эш фронты бар, ярдәм итәргә теләүчеләрне безнең сафларга көтәбез. Безнең 14 хатын-кыз челтәрләр ясауда тату эшли. Безнең арада сигезенче унлыкны алмаштырган Гөлчирә Мөхәммәтсафина да бар, аның оныгы хәзер Ватаныбыз чикләрен саклый. Һәрбер челтәрдә безнең мәхәббәтебез, күңел җылысы, җиңүгә ышанычыбыз. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын! Ә без кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез, - дип уртаклашты безнең белән Рима Раисовна.

Авыл җирлеге башлыгы хәбәр иткәнчә, алтын куллы һәм зур йөрәкле хатын-кызлар ятьмә үреп кенә калмый, йон оекларлар һәм бияләйләр бәйләү белән дә мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев