«Халык участок вәкаләтлесе» Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы бара
Исегезгә төшереп үтәбез, республикада яшәүчеләр онлайн-тавыш бирү юлы белән Татарстанның иң яхшы участок вәкаләтлесен сайлый ала. Әлеге участок вәкаләтлесе республика данын Бөтенроссия бәйгесендә яклап чыгачак. Бәйгедә Тукай районыннан полиция капитаны Илнур Сәлмәнов катнаша. Барлык райондашларны безнең якташыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз. Онлайн-тавыш бирүнең икенче этабы 7 октябрь көнне башланып китте...
Исегезгә төшереп үтәбез, республикада яшәүчеләр онлайн-тавыш бирү юлы белән Татарстанның иң яхшы участок вәкаләтлесен сайлый ала. Әлеге участок вәкаләтлесе республика данын Бөтенроссия бәйгесендә яклап чыгачак.
Бәйгедә Тукай районыннан полиция капитаны Илнур Сәлмәнов катнаша. Барлык райондашларны безнең якташыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Онлайн-тавыш бирүнең икенче этабы 7 октябрь көнне башланып китте һәм Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче тур нәтиҗәләре буенча, республиканың иң яхшы участок вәкаләтлесе 1-10 ноябрь көннәрендә узучы Бөтенроссия бәйгесенең финал турында катнашачак. Җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү тантаналы шартларда һөнәри бәйрәм - Участок вәкаләтлесе көне алдыннан үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев