Халык дружиначысына – 20 мең сум премия
Ике ел элек районда бердәм халык дружинасы булдыру турында карар кабул ителгән иде. Бүген һәр авыл җирлегендә хокук саклаучыларга ярдәм итүче шундый отрядлар эшли. 23 отрядта 132 кеше исәпләнә. Күптән түгел халык дружиначылары рәтенә аяк баскан биш кешегә - Кнәз авыл җирлегеннән Виктор Имановка һәм Гөлия Сафиуллинага, Иске Дөреш авыл...
Ике ел элек районда бердәм халык дружинасы булдыру турында карар кабул ителгән иде. Бүген һәр авыл җирлегендә хокук саклаучыларга ярдәм итүче шундый отрядлар эшли. 23 отрядта 132 кеше исәпләнә. Күптән түгел халык дружиначылары рәтенә аяк баскан биш кешегә - Кнәз авыл җирлегеннән Виктор Имановка һәм Гөлия Сафиуллинага, Иске Дөреш авыл җирлегеннән Илнар Бакировка, Круглое Поледан Рузалия Тимергалинага, Әҗмәкәй авыл җирлегеннән Алмаз Габдрахмановка район Эчке эшләр бүлеге тарафыннан таныклыклар тапшырылды. Аннары алар шәхси состав белән берлектә оператив-профилактик рейдта катнаштылар.
Районның ирекле халык дружиначылары ел башыннан барысы 84 профилактик рейдта һәм халык күпләп җыелган 25 чарада катнаштылар. Алар ярдәме белән 4 җинаять ачылды, 600гә якын хокук бозу булдырылмый калды.
Җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашканнары өчен, ирекле халык дружиначыларының республика штабы карары белән, быел Кнәз авылы җирлеге дружиначысы Виктор Гудов 5 мең һәм Шилнәбаштан Николай Хлопунов 20 мең сум күләмендә премиягә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев