Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл затларыбыз өчен бәйрәм

8 Март уңаеннан коллективларда хатын-кызларга кадер-хөрмәт күрсәтелә. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев алдынгы хатын-кызларны зур залга җыеп, бәйрәм белән тәбрикләде. Сугыш һәм тыл ветераннарына, хезмәтләрендә уңышка ирешкән төрле һөнәр ияләренә бүләкләр тапшырылды. Алар хөрмәтенә матур концерт программасы әзерләнгән иде. 

«Бүген табигатьтә бәйрәм, кояшның җылы нурлары иртәдән үк күңелләрне иркәли, хатын-кызларыбызны хөрмәтләр вакыт җиткәнлеген искәртә», – дип башлады үзенең тәбрик сүзен Фаил Камаев. Иң элек ул алгы рәтләрдә урын алган сугыш һәм тыл ветераннарын сәламләде. «Илебез иң авыр вакытларда сезгә таянган. Сугыш елларын кичергән апаларыбызның тырыш хезмәте – республикабыз ирешкән биеклекнең нигезе ул. Татарстаныбыз үзенең 100 еллыгын матур күрсәткечләр белән каршылый икән, монда сезнең өлешегез бик зур. Сезнең хезмәтегез алдында баш иям», – диде. Сугыш һәм тыл ветераннарына ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлек медальләрен тапшырды. 
Бүләкләнүчеләр арасында Тәгъзимә апа Әхмәтова да бар. Ул – тыл ветераны. Боерган авылыннан килгән. Быел июль аенда Тәгъзимә апа 90 яшен тутыра. Егерме яшендә Боерганга килен булып төшкән, бүген улы белән килене тәрбиясендә яши. «Бик күңелем булды, рәхмәт яусын оештыручыларга, мине җитәкләп алып килүчеләргә. Бәйрәмнәрдә, Җиңү көнендә тыл хезмәтчәннәрен бер дә онытмыйлар. Бу бүләкне мин үземнеке итеп кенә түгел, ирем Кәрамга бирелгән итеп тә кабул итәм. Ул сугышта йөреп исән-сау кайтты.  Кызганыч, иртә вафат булды, безне калдырып киткәненә утыз ел инде. Җиңү көннәрендә аны сагынып искә алабыз», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Тәгъзимә апа. 
Бүгенге көндә районыбыз икътисадын алып баруда таяныч булган, төрле өлкәләрдә матур хезмәт үрнәкләре күрсәткән алдынгыларга дәүләт бүләкләре – «ТАССРның 100 еллыгы» медале, Тукай муниципаль районы башлыгының, министрлыкларның, иҗтимагый оешмаларның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары бирелде.  
Бәйрәм концерт программасы белән дә истә калачак. Сәхнә тутырып чыккан җырчы егетләр арасында хакимияттә, башкарма комитетта эшләүчеләр дә бар. «Сандугач», «Умырзая», «Пчелки» балалар ансамбльләре дәртле биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы кичәнең төп бизәге булды. Башкаланың затлы сәнгать осталары чыгышын өлкәннәр дә, яшьләр дә зур алкышлар белән кабул итте. Ансамбльнең җитәкчесе көтелмәгән сюрприз ясады – залга төшеп, район башлыгын җырлатты. Бу – залда утыручыларга үзенчәлекле бүләк булды. 
Бәйрәм кичәсеннән һәркем күңел күтәренкелеге белән таралышты. Боерганнан Гөлфия ханым Мәхмүтова да ял итеп чыгуын әйтте: «Эшләгән чагымда гел алдынгы булдым, слетлардан калмый идем. Инде менә лаеклы ялда булсам да онытмыйлар. Бүген мине биш бала тәрбияләп үстергән ана буларак шушы бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Бик матур концерт карадык. Айдар Фәйзрахманов ансамбле чыгышларын, балаларның биюләрен сокланып карап утырдык. Аларны без сирәк күрәбез бит. Шушындый мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт. Район башлыгы Фаил Камаев та матур җырлый икән. Без аны эшчән кеше буларак кына белә идек».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев