Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Горурланып яшим

Укучыларым мәктәпне тәмамлаганга 45 ел үтеп киткән. Аларның балачак елларын, эшләгән мәктәбемне, хезмәттәшләремне исемә төшерә-төшерә сыйныфташлар очрашуына барам.1977 елны Күзкәй урта мәктәбен тәмамлады алар. Һай, гомер дигәннәрен, кай арада үтеп тә киткән. 1970 ел. Мине 4 сыйныфка җитәкче итеп билгеләделәр, өч авылдан 33 бала күзләрен мөлдерәтеп миңа зур ышаныч белән карыйлар. Күзкәйнең үзеннән генә түгел, Югары Байлар, Иске Байлардан килгәннәр, күпләре интернатка урнашканнар. Үзем укучыларым белән очрашуга барам, шул укучыларымның йөзләре бер-бер артлы күз алдымнан үтә. Танырмынмы аларны?

Очрашу урыны итеп  үзләренең сыйныфташлары ясаган Хәлим күле буен сайлаганнар. Хәлим Гәрәев уңган да инде, елганы буып куеп бик мул сулы күл булдырган, аңа балыклар җибәргән, ярларына агачлар утырткан. Биредә ул ял итү урыннары әзерләгән, бөтен мөмкиннлекләрне булдырган. Менә шушы табигать кочагында очрашуыбыз башланып китте.
33 укучыбызның 10сы инде бакыйлыкка күчкән. Мәдрәсәгә йөреп гыйлем алган кызларыбыз алар рухына багышлап Коръән укыдылар, аннан дога кылдылар.
Очрашуыбыз мул табын өстәле артында башланып китте. Ризыкларны укучыларым үзләре пешереп алып килгәннәр. Һәркем үзенең гомер юлы, кайда эшләве, нинди уңышларга ирешүе, гаиләсе турында сөйләде. Сагынып мәктәп елларын, кайбер кызыклы вакыйгаларны искә алдык. Укучыларым арасында кемнәр генә юк икән, югары белемле укучылар, мәктәп директорлары булып эшләүчеләр дә, медицинада өлкәсен сайлаган фельдшерлар да, сәүдә белгечләре дә бар. Мактаулы исемнәргә, югары бүләкләргә лаек булган укучыларымны да күреп сөендем.
-Безнең өчен беренче урында әти-әни, туганнар, гаилә булса аннан соң бергә укыган сыйныфташлар, укыткан укытучылар- ди Хәлим Гәрәев.
Алты сәгатькә сузылган күңелле очрашуда Күзкәй мәктәбенең элеккеге укытучыларын, интернант тәрбиячеләрен зур рәхмәт сүзләре белән искә алдылар. Бигрәктә Уфа шәһәренә бергәләп экскурсиягә барганны искә төшереп сөйләделәр. Чаллы пристане аша Агыйделдән шушы матур шәһәргә барып кайткан идек.
Элеккеге укучыларым минем белән һәрвакыт элемтәдә торалар, килеп өемә ярәм дә итәләр. 80 яшьлегемне дә бик матур итеп уздырдылар. Инде хәзер бер-берсен эзләп тапканнар. Очрашу ахрында тагы биш елдан тагын очрашыйк, дип таралыштык. Рәхмәт, сезгә балаларым, онытмаган, хөрмәтләгән өчен. Мин гомер буе минем укучыларым, дип сезнең белән горурланып яшим. Барыбыз да исән-сау булыйк!
Разия Бәхтегәрәева,
Яңа Байлар авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев