Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында семинар-киңәшмә узды

Бүген Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында «Үсеп килүче буында һәм яшүсмерләрдә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия һәм гражданлык җаваплылыгын формалаштыру системасының үзенчәлекләре» темасына семинар-киңәшмә узды. Семинар республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков рәислегендә һәм район башлыгы Васил Хаҗиев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы...

Бүген Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее базасында «Үсеп килүче буында һәм яшүсмерләрдә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия һәм гражданлык җаваплылыгын формалаштыру системасының үзенчәлекләре» темасына семинар-киңәшмә узды.

Семинар республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряков рәислегендә һәм район башлыгы Васил Хаҗиев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин катнашында узды. Семинарга шулай ук Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Рафаэль Шакирҗанов, пенсионерларның буш вакытын оештыру буенча республика комиссиясе рәисе Татьяна Кузьменкова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы кинәшчесе Семен Федоров, «Патриот» спорт-патриотик һәм армиягә әзерләү буенча республика үзәге рәисе Дмирий Литвинов, 6 район башлыкларының урынбасарлары, Казан, Чаллы шәһәрләренең һәм 23 районның ветераннар советы рәисләре чакырылган иде.

Семинарда катнашучылар, ветераннар советы эшчәнлеге һәм яшүсмерләрдә патриотик тәрбия формалаштыру турында фикер алышудан башка, «Гиндукуш» хәрби-патриотик музееның экспонатлары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев