Геройларны хәтерлибез – сугышчыларга ярдәм итәбез
Тукай районы, геройларны хөрмәтләп, алгы сызыкка гуманитар йөк җибәрде
2025 ел – илебез өчен үзенчәлекле ел. Ул Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бу календарьдагы дата гына түгел, ә бердәмлек, батырлык һәм буыннар дәвамчанлыгы символы. Без үткәннең геройларын хәтерлибез һәм бүген аларның эшен дәвам итүчеләр белән горурланабыз.
Яңа поселогында һәлак булган сугышчылар мемориалы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән бергә ветераннар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләр дә килде.
Тик моның белән генә акция тәмамланмады – бер минут тынлыктан соң катнашучылар «Мәхәббәт» паркына юнәлделәр, анда безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм төяү бара иде. Чираттагы йөк җылы сүзләр белән алгы сызыкка китте. Бу мөһим эшкә үз өлешен керткән һәм читтә калмаган һәркемгә баш иябез!
«Гуманитар йөк составына төзелеш материаллары, беренчел кирәк-яраклар һәм махсус техника керде. Район предприятиеләре җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына һәм Тукай районында яшәүчеләргә хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм!» – диде Камил Нәҗмиев.
Тукай районында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча системалы эш алып барыла. Тарихка хөрмәт, Ватанга мәхәббәт һәм аны сакларга әзер булу – үсеп килүче буын өчен төп кыйммәтләр.
Бу көнне Камил Нәҗмиев батырлык һәм үз эшенә тугрылык күрсәткән яшь армиячеләргә бүләкләр тапшырды. «Татарстан Республикасының III дәрәҗә Яшь армия батырлыгы» медале һәм грамоталарга түбәндәгеләр лаек булды:
– Вадим Герасимов («Геройлар» отряды, Кече Шилнә мәктәбе);
– Эмиль Елкин («Отвага» отряды, Кенәз мәктәбе);
– Егор Чублуков («Отвага» отряды, Кенәз мәктәбе);
– Зарина Яруллина («Отвага» отряды, Кенәз мәктәбе);
– Евгения Ким («Отвага» отряды, Кенәз мәктәбе).
Аларның ныклыгы һәм актив гражданлык позициясе – һәркем өчен лаеклы үрнәк!
Үткәннәрне хәтерлибез, бүгенгене кадерлибез, киләчәкне төзибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев