Газеталарга языл һәм кыйммәтле бүләк от
30 елдан артык «Якты юл» газетасын яздырган укучыбыз Эльмира Мортазина бүләкле булды Үткән язылу кампаниясе кысаларында, «ТАТМЕДИА» акционерлык жәмгыяте тарафыннан олы бәйге уздырылды. Конкурста теләге булган һәркем катнаша алды. Моның өчен «ТАТМЕДИА» медиакомпаниясе массакүләм-мәгълүмат чараларына мөмкин кадәр күбрәк язылырга кирәк иде. Бүләкләре дә кызыктырырлык бит: айпад, фотоаппарат, савыт-сабалар җыелмасы -...
- Алай җиңү, кешедән арттырып газета-журналларга язылырга кирәк дигән максат куймадым мин үземә. Язылган массакүләм-мәгълүмат чаралары - миңа көн дә кирәкле басмалар. Ә район газетасы «Якты юл»дан башка бернинди дә язылу кампаниясе үтми, - дип башлады сүзен җиңүчебез Эльмира Нәвәдир кызы. - Район газетасын үземне белә башлаганнан бирле алдырабыз, аны әле ул вакытларда ук әти-әниләрем яратып укыйлар иде. 30 елдан артык, гомумән, чыга башлавыннан бирле алдырабыз дисәм, бер дә ялгыш булмас. Газетаны мин арткы биттән укый башларга яратам. Кемнәрне котлыйлар, кемнәр юбилейларын билгеләп үтә - барысын-барысын да карап чыгам. Әлбәттә, район яңалыклары бик кызыклы. Аларны энәсеннән-җебенә кадәр башта тикшереп чыгам, аннары инде «тәмләп» укырга утырам. «ТАТМЕДИА» агентлыгы басмаларына шулай ук күпләп язылам мин. Мәгариф системасында эшләгәч, күбрәк өйдә шундый газета-журналлар укыйм, вакыттан бер дә артта калырга ярамый, яңадан-яңага омтылыш алырга кирәк дип саныйм, - дип сөйләде безгә Эльмира Мортазина.
Җиңүчебезгә изге теләкләр тели-тели бүләген - олы ашъяулык белән савыт-саба тапшырганда, Эльмира Нәвәдировна: «Бүләк өчен язылмыйбыз, газета-журналлардан башка тора алмыйм», - дип елмайды.
Мин исә, үз чиратымда, «Якты юл» («Светлый путь») газетасының социаль челтәрләрдә чыгып бара торган ягын, Интернетта безнең газетаны уку-укымавы белән дә кызыксындым.
- Әлбәттә, газетаны социаль челтәрләрдән дә карап барабыз. Анда бит тиз арада, оператив рәвештә хәбәрләр басылып чыга. Газета кулга килеп ирешкәнче, нинди яңалыклар бар, урыннан фоторепортажларны карап куям мин. Аннары исә, газета өйгә килгәч, аны укуы икеләтә кызыклы була, - дип җаваплады әңгәмәдәшем.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Алга таба да үткәрелгән язылу кампанияләре бәйгеләрендә сезне дә актив булырга, катнашырга чакырабыз. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте карамагында 99 газета һәм 16 журнал басылып чыга, әле бит күпме телерадиокомпания, Интернет-ресурслар да бар. Район газетасына язылырга онытмыйк. «Сөембикә», «Идел», «Безнең мирас» журналларын алдырып, үзебезне рухи яктан баетырга тырышыйк. Райондашлар буларак, һәр йортка «Якты юл» («Светлый путь») килеп торса, без бик шат булыр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев