Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ җиһазларының төзеклеген тикшерәләр

9 ноябрьдән район күзәтчелек эшчәнлеге, Горгаз, Тукай җылылык һәм газ оешмасы, авыл җирлекләрендәге янгын сүндерү постлары һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шәхси җылыту системасына көйләнгән фатирларда газ җиһазларының торышын тикшерәләр. Әлеге профилактик чара соңгы вакытта газ приборларының төзексезлеге, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында ил күләмендә чыккан бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Районда...

9 ноябрьдән район күзәтчелек эшчәнлеге, Горгаз, Тукай җылылык һәм газ оешмасы, авыл җирлекләрендәге янгын сүндерү постлары һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шәхси җылыту системасына көйләнгән фатирларда газ җиһазларының торышын тикшерәләр. Әлеге профилактик чара соңгы вакытта газ приборларының төзексезлеге, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында ил күләмендә чыккан бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Районда тикшерелергә тиешле объектлар исемлегендә күпфатирлы 250 йорт. Рейдка белгечләр өч төркемгә бүленеп чыгалар. Һәр көнне уртача 30-40 фатир күздән үткәрелә. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтаховның әйтүенчә, әлегә җиһазларда төзексезлекләр, газ чыгу куркынычы булган урыннар табылмаган. Шланглар иске икән, хезмәткәрләр аларны шунда ук яңага алыштырган. Тикшерү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев