Гаризалар кабул итү башланды
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тотылган чыгымнарның өлешен каплауга субсидияләр алу хокукына гаризалар кабул итү башлануы турында игълан ителде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзаларыннан (ассоциацияләнгән әгъзалардан тыш) авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен (хисап финас елының 1 октябреннән 31 декабренә кадәрге чорда) каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.
Төп шартлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында»гы 2021 елның 30 июнендәге 514нче номерлы карарында билгеләнгән.
Конкурс сайлап алуларын уздыру сроклары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында алырга мөмкин.
Документлар 2023 елның 13 февраленнән 2023 елның 14 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 307нче кабинет. Кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга көннәрендә 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр).
Түләүсез консультация һәм заявка документациясен әзерләүдә ярдәм алу өчен «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге»нә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Федосеев урамы, 36нчы йорт, 203нче офис.. Элемтә өчен телефон: (843) 292-07-59.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев