Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләгә ярдәм

Гаиләгә ярдәм

Сорау: Без биш бала тәрбияләп үстерәбез. 2020 елдан күпбалалы гаиләләргә пособие бирелә башлаячак дип ишеттем. Бу дөресме?
Җавап:
Әйе. ТР Министрлар Кабинеты карары (07.09.2019 ел, №803) нигезендә, 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булганнарга ай саен пособие түләнә башлый. Аның суммасы Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы һәм гаиләдә җан башына туры килгән уртача керемнең аермасы күләмендә була. Әлеге пособиене билгеләтү өчен гариза һәм соңгы алты айга керемнәр турындагы белешмә белән район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сорау: Балалар кирәк-яраклары комплекты кемнәргә бүләк итеп бирелә?
Җавап:
Бүләк комплект йөкле хатын-кызларга һәм 2020 елда баласы туган хатын-кызларга бирелә. Аны алу өчен гаиләдәге җан башына керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы суммасыннан артмаска тиеш. Бүләк комплектны алуга хокук компенсацион түләүләр үзәгенең район бүлегеннән бирелгән белешмә белән раслана. Әлеге белешмәне алу өчен соңгы өч айга керемнәр турында документ белән әлеге бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Комплектны бала тудыру йортында тапшыралар. 

Сорау: Пенсия алды яшендәгеләр транспортта йөрү өчен айлык түләү алырга хокуклымы?
Җавап: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (17.12.2004 ел, №542) нигезендә, 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар әлеге хокукка ия. Моның өчен аларның айлык кереме 25 мең сумнан артмаска һәм милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе Татарстан Республикасында билгеләнгән күрсәткечтән югары булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев