Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләбез горурлыгы – бабам Хуҗиәхмәт Мәрдиев истәлегенә

Хуҗиәхмәт Шәймәрдан улы Мәрдиев 1895 елның 25 февралендә Биклән авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында алган. Аннан соң әтисе Бәтке авылындагы урыс телле мәктәпкә укырга биргән. 1918 елның җәендә Кызыл армия сафларына алына һәм 1920 елның җәендә хезмәтен бетереп кайта. 1925-1926 елларда Биклән авыл советы вәкиле итеп сайлана. 1927 елда...

1941 елны аны, тәҗрибәле җитәкче буларак, бронь буенча, тылда - хезмәт фронтында калдыралар, сугышка алмыйлар. 1942 елда Хуҗиәхмәт Шәймәрдан улын Биклән авылындагы Молотов исемендәге колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Сугыштан соң ач, авыр елларда Молотов исемендәге колхоз миллионер булып дан казана. Күмәк хуҗалыкның мондый зур уңышка ирешүе, һичшиксез, Хуҗиәхмәт Мәрдиевның акыллы җитәкчелеге һәм авыл кешеләренең көнне төнгә ялгап эшләүләре нәтиҗәсендә мөмкин була.

Хуҗиәхмәт Мәрдиев колхоз белән 18 ел җитәкчелек итә һәм шул дәвердә Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Почет билгесе ордены, Югары Советның Почет грамоталары һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы игелекле хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

Намуслы һәм игелекле хезмәте өчен Алабуга сайлау округы буенча СССР Югары Советының 2нче һәм 3нче чакырылыш депутаты итеп сайлана.

Хуҗиәхмәт Шәймәрданович үзеннән соң татар милләтенә бай мирас - 6 бала калдыра. Җәүдәт Мәрдиев 1923 елда дөньяга килгән. Әтисе хезмәтен үз итеп, өлкән бала басу-кырларны колачлый, колхозда агроном булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнашып, сугыш инвалиды булып кала. Тырыш хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. Гомерен игелекле эшләргә багышлаган абый 1998 елда вафат була. Әфкар Мәрдиев 1924 елда туа. Бөек Ватан сугышында катнашып, хәбәрсез югала. Аның Харьков өлкәсе Червонный Оскол авылында күмелгәнлеген Интернет-сайтлар аша соңгы елларда гына билгеле булды. Мөнҗия Мәрдиева - 1927 елгы. Гомерен балалар укытуга багышлый. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты серләренә өйрәтә. Хәрби офицерга кияүгә чыгып, Пермь өлкәсендә, Ижау һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яши. 1990 елда вафат була. Азат Мәрдиев 1931 елда туа. Ул үзен яхшы табиб буларак таныта. Республиканың атказанган табибы исеменә лаек була, Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданины. 2012 елда вафат була. Аның улы Илгизәр Мәрдиев халыкара класслы спорт мастеры исеменә ия. «Калмыкия-2001», «Кубок России-2001», «Мастер ралли-2002», «Тихий Дон-2004», «Оптик-2000», «Тунис-2004», «Хазарские степи-2005», «Казачий круг-2006» раллиларында җиңу яулый. Әллә нинди куркыныч аварияләргә очравына карамастан, үзенең яраткан эшен ташламый. 2014 елда фаҗигале төстә һәлак була. Аның эшен улы Айрат уңышлы дәвам итә. Хуҗиәхмәт бабайның тагын бер улы - Марс Мәрдиев 1935 елда дөньяга килә. Бүгенге көндә лаеклы ялда, Ижау шәһәрендә яши. Гомере буе Ижау машина төзү заводында эшли, 1нче һәм 2нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры. Кызы Люция 1940 елда туган, гомере буе колхозда бухгалтер булып эшләгән, хәзерге көндә дә Биклән авылында гомер кичерә. Хуҗиәхмәт Мәрдиев соңгы көннәренә кадәр (1978 елның 1 февралендә вафат була) аның тәрбиясендә яши. Тукай районы Бакчасарай авылында җирләнгән.

Роза Әхмәтҗанова.
Биклән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев