Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фоат Комаров ярдәме белән районда өч балалар бакчасы төзекләндерелде

ТР Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровка, уңышлы эшләүче эшмәкәр буларак, 22 декабрьдә Таркаев премиясен тапшырдылар. Россиянең танылган сәясәтчесе, сәүдә-сәнәгать палатасына нигез салучы Александр Таркаев премиясе әле күптән түгел генә барлыкка килде һәм аның беренче лауреаты Фоат Комаров булды. 100 мең сум күләмендәге премияне ул...

Эшләрнең иң күләмлеләре - балалар бакчалары биналарының түбәләрен алыштыру. Фоат Комаров булышлыгы белән бу эш район авылларындагы өч бакчада башкарылды. 2015 елда «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яңа түбәле булды. Түбәне алыштыруга 3,15 млн сум акча тотылды. Биредә түшәмнән аккан су төркемнәргә үткән, дымлылык нормадан югары булган. Бүген бакчада коры һава, төркем бүлмәләре җылы.

2015-2016 елларда Теләнче Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасында да түбәгә капиталь ремонт ясалды. Биредә финанслау күләме 2,6 млн сум тәшкил итте. Бинаның төзелгәненә 30 елдан артык. Шулай ук түбә бер тапкыр да ремонтланмаган булган. Яңгырлы көннәрдә икенче каттагы төркемнәрдә түшәмнән үткән суны җыю өчен бүлмәләрдә чиләкләр, тазлар эшкә җигелгән. Түбә ябылганнан соң бүлмәләр эченә яңа ремонт ясалган, мебельләр яңартылган. Шул чорда кухня төп бинага күчерелгән, анда яңа җиһазлар алганнар. Нәниләр төркеменең, үзәк керү юлының, кухняның ишекләре алыштырылган. Кыскасы, түбә ябудан башланган эш балалар бакчасы бинасын шактый яңартуга китергән.

Бикләннең «Әллүки» бакчасында исә төзелеш оешмасы түбә ябу эшен узган җәй генә башкарды. Хәйрия ярдәме биредә 1,7 млн сум тәшкил итә. Берничә еллык проблема хәл ителгәнгә бүген балалар да сөенә, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә бик рәхмәтле. Биредә шулай ук икенче каттагы бүлмәләргә, музыка залына, спортзалга су үтә торган булган. «Ремонт эшләре күз алдыбызда барды. Төзүчеләрнең һәр адымын күреп, түбәгә яңа калайлар өстәлгән саен сөенеп тордык. Эш тәмамлангач, әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре бергәләп төркем бүлмәләренә косметик ремонт ясадык: түшәмнәрне чистарттык, стеналарны акшарладык. Барлык балалар, ата-аналар, хезмәт коллективыбыз исеменнән Фоат Комаровка олы рәхмәтебезне әйтәбез», - ди бакча мөдире Гүзәл Ганиева.

Дәүләт Советы депутаты 2014 елда Иске Абдул мәктәбенә мебель алырга ярдәм итте. Бу максатка 360 мең сум акча бирелде. Шушы ук җирлектә урнашкан «Гиндукуш» музеена да хәйриячелек ярдәме күрсәтте. Район хакимияте фондына шул елны 456 мең сум иганәчелек ярдәме юнәлтелде. 2014-2016 елларда төрле чаралар үткәрү, сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, өлкәннәргә бүләкләр алу өчен акча күчерелде һәм бүләкләр бирелде - болар барысы 870 мең сумга төште.

Бәйрәмнәр вакытында Фоат Комаров һәрдаим социаль яктан мохтаҗларга ярдәм итә. Ул Теләнче Тамактагы тернәкләндерү интернат-мәктәбендә, картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә, ветераннарга, күп балалы гаиләләргә дә бүләкләр ясады.

«Фоат Фәһим улының акчалата һәм бүләкләтә ярдәме безгә төрле чаралар вакытында бик нык булыша. Ул күчергән акчага Җиңү бәйрәме, Өлкәннәр көне, Инвалидлар көне һәм башка шундый даталар уңаеннан ветераннарга, урында ятучы кешеләргә күчтәнәчләр таратабыз, чәй өстәлләре әзерлибез, газета һәм журналларга яздырабыз. Хәйрияченең игелеге үзенә һәм якыннарына савап булып кайтсын», - дип үз фикерен белдерә район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов.

Газетаның 40 еллык юбилеен үткәрүгә дә Фоат Комаров үз өлешен кертте. Кичәгә килгән һәркем аның ярдәме белән бүләкле булды.

«СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыятенә, аның генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровка чит кешеләрнең проблемаларына игътибарсыз калмаганнары, ярдәм итү юлын таба алганнары өчен райондашлар бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев