Физкультура – сәламәтлек ул
Традиция буенча һәр елны августның икенче шимбәсендә Физкультурниклар көне билгеләп үтелә. Быел бу күркәм дата 85нче тапкыр билгеләнде.
Сәламәтлекне саклау белән бәйле шушы бәйрәм уңаеннан Яңа поселогындагы чаңгы базасында һәм шушы ук җирлектәге универсаль спорт мәйданында ярышлар үткәрелде. Спорт чарасы файдалы һәм күңелле бәйрәм төсен алды.
Бәйрәм чарасында район башкарма комите - ты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Павлович Васильев җирлегебездә эшләүче барлык физкультура укытучыларын, тренерларны һәм спортсменнарны Физкультурниклар көне белән тәбрикләде. Аннары ул балалар спортын үстерүдә зур өлеш кертүче физкультура укытучыларына район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Физкультурниклар көне уңаеннан уздырылган чарада 12 мәктәптән 38 кеше катнашты һәм спортның йөгерү төре буенча, аерым алганда: кызлар 1000 метр арада һәм егетләр 2000 метр арада узышты. Гомуми зачет буенча Комсомол мәктәбе командасы – I, Кенәз мәктәбе – II, Түбән Суыксу мәктәбе – III урын алды.
Физкультурниклар көнендә футбол яратучылар да көч сынашты. Яңа поселогындагы универсаль спорт мәйданында авыл җирлекләрендә яшәүче ирегетләр арасында мини-футбол буенча район чемпионаты финалы узды. Әйтергә кирәк, бу бәйрәмгә кадәр – июль аенда районда зона ярышлары булган иде. Зона ярышларында Әҗмәкәй, Кенәз, Новотроицкое, Комсомол, Мусабай-Завод, Иштирәк, Түбән Суыксу (2 команда), Борды, Мәләкәс, Круглое Поледан барлыгы 11 команда катнашты.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан оештырылган спорт чарасында уен нәтиҗәләре буенча Комсомол – I, Круглое Поле – II, Мәләкәс – III урынны алдылар.
Спорт ярышларында җиңү яулаган, призлы урын алган физкультурниклар медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңү яулаган командаларга Кубок һәм бүләккә сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев