Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфганда батырларча һәлак булган райондашыбыз истәлегенә митинг үтте

25 гыйнвар көнне Кнәз авыл җирлегендә Әфган җирләрендә һәлак булган герой райондашыбыз, вафат булуыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Сергей Попов истәлегенә багышланган митинг үткәрелде.

Әлеге чарада Кнәз авылының урта мәктәбе укучылары, сыйныф җитәкчеләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Сергей Поповның якыннары, туганнары, сыйныфташлары, Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчеләре катнашты. Ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова Сергейның балачагы, үсмер еллары, шулай ук тормышны яратуы, үзенең алдына кыю максатлар куюы турында яшь аралаш сөйләде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Сергей Поповның сугышчан батырлыгына тукталып китте, әти-әнисе Вера Петровна белән Александр Семеновичка олы рәхмәтләрен әйттеләр, Ватан алдында үз бурычын тугры үтәгән, кыю солдат тәрбияләгәннәре өчен горурлык белдерделәр. Мәктәп балалары аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Митингка җыелучылар үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алды. Һәйкәл янына, Сергей Поповның каберенә чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев