Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Февральдә пенсияләр арта

1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 5,4 процентка арта. Индексация 8 меңнән артык тукайлыга кагылачак. Пенсиянең иминият өлеше дә, билгеләнгән өлеше дә арта, ягъни индексация тулы суммадан ясала. Мәсәлән, кеше февральгә кадәр 13000 сум пенсия алган икән, ул бу айда 702 сумга артып киләчәк. Шулай итеп, февральдән картлык буенча иминият пенсиясенең...

1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 5,4 процентка арта. Индексация 8 меңнән артык тукайлыга кагылачак. Пенсиянең иминият өлеше дә, билгеләнгән өлеше дә арта, ягъни индексация тулы суммадан ясала. Мәсәлән, кеше февральгә кадәр 13000 сум пенсия алган икән, ул бу айда 702 сумга артып киләчәк. Шулай итеп, февральдән картлык буенча иминият пенсиясенең уртача суммасы 12530 сумга күтәрелә, арта торган акчаның уртача күләме 640 сум тәшкил итә.

Инвалидлык, туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучыларның акчасы шулай ук 5,4 процентка арта.

Эшләүче пенсионерлар эштән киткән очракта индексацияләнгән өлеш өч айдан соң гына түләнә башлаячак.

1 февральдән шулай ук айлык акчалата түләүләр (ЕДВ), шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы, федераль ташламага ия гражданнарның акчалары 5,4 процентка арта. Районда федераль ташламага ия гражданнар - инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация тәэсиренә эләгүчеләр, Советлар Союзы, Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары - 3370 кеше исәпләнә.

Социаль хезмәтләр җыелмасы 1048 сум була. Ул үз эченә дару препаратлары, медицина җиһазлары, дәвалау продуктлары, санаторий-курорт юлламалары белән тәэмин итүне, дәвалау урынына транспортта бушлай баруны һәм кайтуны үз эченә ала.

1 апрельдән исә, пенсионерларның яшәү минимумы артуга карап, социаль пенсияләрне индексацияләү көтелә, дип хәбәр итә Пенсия фондының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев