Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фәрит Хәнифов Тукай районындагы төбәк юлларын карап чыкты

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Тукай районында юл эшләренең барышын тикшерде.

Тукай районында хәзер «Яр Чаллы - водозабор» автомобиль юлын реконструкцияләү, Биклән авылында Чкалов, Әхмәтшин урамнарындагы терәк торак пунктларда юл-урам челтәрен ремонтлау эшләре бара.

Фәрит Хәнифов район хакимиятендә 2025-2027 елларга юл эшләре программасына кертелгән чараларны үтәү, шулай ук 2026-2028 елларга перспективалар буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында юллар төзү һәм транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Тукай районы һәм министрлык арасында киләчәктә юл инфраструктурасын үстерү буенча якларның планнарын һәм йөкләмәләрен беркетәчәк килешүне әзерләү мәсьәләсен карадылар.

«Районда юллар төзү буенча биш еллык план әзерләнәчәк. Өстенлек -цемент-бетон юллар төзү. Бу яңа форматтагы юллар булачак, алар – нык һәм агымдагы һәм капиталь ремонтсыз шактый озак тотылырга мөмкин. Тиешле йөкләмәне элегрәк Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән иде», - дип искә төшерде министр.

Тукай районында юлларның озынлыгы 1,4 мең километрдан артып китә шуның 33% ы басу юллары.

Киңәшмә барышында Фәрит Хәнифов «Тормыш инфраструктурасы» милли проекты кысаларында республикада масштаблы юл проектларын финанслауны һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, быел Тукай районының урам-юл челтәрләренә асфальт җәюгә генә дә 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

«Гомумән алганда, быел район юллары төзелешенә республика тарафыннан шактый финанслау каралган. Моның өчен без ТР рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле», - дип билгеләп үтте Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев