Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Хәнифов: «Биредә үзләренә ышанып эшлиләр»

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Тукай районында булды.

Район администрациясендә министр, район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитетының җитәкче хезмәткәрләре һәм пассажирлар йөртүне оештыручылар Равил Төхбәтуллин, Раушан Тимергалин, Назыйм Вәлиуллин катнашындагы очрашу бик кызыклы һәм конструктив төстә үтте. Фикер алышуның төп темасы булып 2027 елга кадәр Тукай районында җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләсе торды.

Очрашудан соң без республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Фәрит Мөдәрисович, Тукай районы территориясендә М-7 юлы төзелеше хәзерге вакытта нинди этапта?

– Бу участокта трасса төзелеше – өченче этапта, генераль подрядчы –  Самарадан эре юл төзелеше оешмасы. Объектны тапшыру вакыты – 2024 ел ахыры. Моннан тыш, Кама аша күпер төзелеше бара, эш ахырына якынлаша. Тукай районында якын арада Сарман, Зәй юнәлешләрендәге эшне төгәлләячәкбез. Трассаны Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәр реконструкцияләү буенча киң колачлы эш алып барыла, анда дүрт полосалы хәрәкәт оештырылачак.

Төп юллар киселеше «Татарстан» совхозы поселогы янында да булачак. Хәзерге вакытта эшләр Сосновый Бор, Тәкермән, Хуҗәмәт авыллары янында бара. Эштә проблема юк.

– Безнең районда пассажирлар йөртү эшенең торышын ничек бәялисез?

– Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре җәмәгать транспортының эше тыгыз бәйләнештә. Пассажир йөртүчеләр район территориясендә инде 10 елдан артык уңышлы гына эшлиләр. Мәсәлән, Круглое Поле авылына кадәр автобуслар 27 рейс ясый, Кече Шилнә авылына, башка торак пунктларга да маршрутлар күп. Бүгенге очрашу барышында алга таба эшләү, куелган мәсьәләләрне хәл итү буенча планнар билгеләдек. Тулаем алганда, Тукай районында пассажирлар йөртү эше җайга салынган, аны дәвам итәргә кирәк. Кызганычка каршы, республикабызның кайбер районнарында бу эшне оештыруда проблемалар туып тора.

Егетләр бик яхшы, үзләренә ышанып эшләргә күнеккәннәр. Безнең бурыч – аларга ярдәм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев