Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшинга Дәүләт Советында махсус урын һәм эш бүлмәсе биреләчәк

Татарстан Дәүләт Советының элекке рәисе Фәрид Мөхәммәтшинга республика парламенты утырышлар залына аерым урын бүленәчәк. Моның турында Дәүләт Советының рәсми сайтында хәбәр ителгән.

Элек Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советында беренче хөрмәтле рәис титулын алган иде.

Документта билгеләнгәнчә, хөрмәтле рәискә утырышлар залында махсус урын, кирәкле оргтехника һәм элемтә чаралары белән җиһазландырылган эш бүлмәсе, шулай ук хезмәт автомобиле биреләчәк.

Моннан тыш, ул парламент утырышларында киңәшмә тавышы хокукы белән катнаша алачак һәм чыгыш ясау өчен сүз сорау мөмкинлегенә ия булачак. Аның барлык инициативалары да мәҗбүри карала. Шулай ук хөрмәтле рәискә Дәүләт Советы депутатларына бирелә торган документлар, материаллар һәм башка мәгълүматлар да керәчәк.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев