Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эзләүдә булган ир-атны районның бер оешмасыннан тапканнар

Быел Тукай районы территориясеннән эзләүдә булган ике кешене таптылар. Аның берсе Коми Республикасында яшәүче. Әлеге гражданин районның хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланды һәм Яр Чаллыга вакытлыча яшәү изоляторына җибәрелде. Икенчесе - Азнакай районы кешесе. Ул Тукай районындагы бер җитештерү кооперативына килеп эшкә урнашкан булган. Анда ике атна эшләгәннән соң, җәзаларны...

Быел Тукай районы территориясеннән эзләүдә булган ике кешене таптылар. Аның берсе Коми Республикасында яшәүче. Әлеге гражданин районның хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланды һәм Яр Чаллыга вакытлыча яшәү изоляторына җибәрелде. Икенчесе - Азнакай районы кешесе. Ул Тукай районындагы бер җитештерү кооперативына килеп эшкә урнашкан булган. Анда ике атна эшләгәннән соң, җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды һәм конвой астында иректән мәхрүм итү урынына озатылды, дип хәбәр итә филиал башлыгы Альберт Гермес.

Район җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалы аша 2017 елның 7 аенда шартлы хөкемгә тартылган 211 кешенең эше үткән. 1 августка инспекциядә 132 кеше исәптә тора. Шартлы хөкемдәге 11 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән, 23 кешенең сынау срогы 1 айдан 3 айга кадәр озынайтылган, үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән 8 кеше җәзадан азат ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев