Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Европа чемпионатыннан җиңү белән кайттылар

1-3 декабрьдә Швециядә һөнәри осталык буенча EuroSkills дип аталган Европа чемпионаты үтте. Анда 28 илдән 500 яшь кеше Европаның иң яхшы һөнәр осталары исеме өчен көрәште. Чемпионатның өч көн эчендә 65 меңнән артык кунагы булды. Россиянең җыелма командасын 43 кеше тәшкил итте. Ә Татарстан Республикасыннан 3 компетенциядә 4 кеше катнашты....

1-3 декабрьдә Швециядә һөнәри осталык буенча EuroSkills дип аталган Европа чемпионаты үтте. Анда 28 илдән 500 яшь кеше Европаның иң яхшы һөнәр осталары исеме өчен көрәште. Чемпионатның өч көн эчендә 65 меңнән артык кунагы булды.

Россиянең җыелма командасын 43 кеше тәшкил итте. Ә Татарстан Республикасыннан 3 компетенциядә 4 кеше катнашты. Мобиль робот техникасы буенча - ике, суыту техникасы һәм кондиционер системасы, социаль һәм медицина тәрбиясе буенча берешәр кеше көч сынады. Шулай ук конкурстан тыш бер катнашучы бар иде. «Суыту техникасы һәм кондиционер системасы» номинациясендә Татарстаннан Вадим Поляков Бельгия һәм Нидерланды катнашучылары белән «алтын»ны бүлеште.

Гомуми команда исәбендә россиялеләр, 15882 балл җыеп һәм беренче урынны алып, быел рекорд куйды. Медальләр саны буенча Россия командасы җиденче урында. Ул ике алтын, ике көмеш һәм бер бронза медальгә лаек булды.

Россия EuroSkills чемпионатында беренче тапкыр 2014 елда катнашкан иде. Ул вакытта җыелма команда 25 ил арасыннан 11нче урынга лаек булган иде.

Фото чыганагы: russiancouncil.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев