Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшсөярләр җыелган җирдә

Шушы атнада Яр Чаллы шәһәрендәге «Энергетик» Мәдәният сараенда «Алдынгылар слеты» булып узды.

Матур традициягә әйләнгән бәйрәмдә Тукай районы авыл хуҗалыгы тармагында һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт куючы алдынгылар хөрмәтләнде. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасарлары, җирлегебездә хезмәт куючы предприятие-оешма җитәкчеләре катнашты. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, РФ пенсия һәм социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Фердинанд Закиров, Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Дәүләт Советы депутаты, «Партия Роста» региональ бүлеге җитәкчесе Руслан Нигъмәтуллин, «Проминтел-Агро» ҖЧҖе генераль директоры Харис Хуҗин, «Татлаваль» ҖЧҖе вәкиле Ильдар Хөсәенов төрле номинацияләрдә җиңү яулаган  хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

Ел саен районыбызда уздырыла торган «Алдынгылар слеты»: еллык эшкә йомгак ясау; башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен күреп сөенү; ирешелгән уңышларда дәһеле-өлеше кергәннәрне хөрмәтләү;  алда торган зур максатларны тормышка ашыруда күңелләргә канат кую чарасы булуы белән дә хезмәт кешесенең күңеленә ятышлы бәйрәм ул. Күп мәгънәләрне үз эченә алган шушы олы чара быел үзенчәлекле итеп оештырылуы белән дә игътибарга лаек иде.

Үткәнен белгәннең киләчәге өметле

Билгеле булганча, 2023 нче ел Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителде. Буыннан буынга тапшырылырга тиешле рухи хәзинәләрне: туган тел, милли гореф-гадәт һәм йолалар, тарих һәм мәдәни мирасны өйрәнүгә зур игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклаган карарны гамәлгә ашыру максатыннан районда чаралар күрелә башлады. Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» Мәдәният сараенда үткән «Алдынгылар слеты» чарасында оештырылган «Ишегаллары» нәкъ менә шуның ачык мисалы. Борды һәм Мәләкәс авыл җирлекләре – керәшен, Яңа Бүләк һәм Теләнче-Тамак авыл җирлекләре – татар, Новотроицкое һәм Кече Шилнә авыл җирлекләре – рус халкының яшәешен, тормыш рәвешен чагылдырган ишегаллары тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Бу ишегаллары зәвыкълы, тарихи яктан дөреслеккә туры килерлек итеп оештырган булулары белән халык күңелен җәлеп итте. Ишегалларына: ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүреш әсбаплары, язгы кыр эшләре һәм урып җыю чорында кулланылган борынгы эш кораллары куелган, милли аш-су күргәзмәсе белән баетылган. Һәр «Ишегалды»нда милли киемдәге хуҗабикәләр кунакларны җыр-моң белән сәламләде. Бәйрәмгә җыелган халык, килгән кунаклар «Ишегаллары»н зур кызыксыну белән карады. 

Республика казанышларында саллы өлешебез бар

Район башлыгы Фаил Камаев – «Тукай икмәге»н баш өстенә күтәреп тантанага – «Алдынгылар слеты»на җыелган хезмәт алдынгыларын, кунакларны сәламләде. Бу күренеш – галиҗәнап икмәкне баш өстенә күтәрү – икмәкнең дан-хөрмәткә лаек булуын, авыл хезмәтчәннәренең саваплы хезмәтен югары бәяләүне аңлатты. Күңел кылларын тибрәтерлек шушы күренештән соң слетның тантаналы өлеше башланды.

Район башлыгы Фаил Камаев җирлегебездә башкарылган эшләргә йомгак ясады, авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге узган елгы төп нәтиҗәләр белән таныштырды. «Безнең район – зур мөмкинлекләр территориясе. Тукай районы барлык күрсәткечләр буенча да – муниципаль берәмлекләр арасында – 4 нче урында булса, авыл районнары арасында – лидер, ягъни лаеклы рәвештә беренче урында бара. Икмәк – ил байлыгы. Алтыннан да бәһале булган иген үстерү буенча да мактаулы урын тотабыз. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы, агротехник чараларны төгәл үтәүләре сәбәпле үткән ел 187,5 тонна бөртеклеләр җыеп алдык. Яшелчәчелек, үсемлекчелек буенча да уңышларыбыз горурланырлык: 128 мең тонна шикәр чөгендере, 5,2 мең тонна бәрәңге, 1246 тонна яшелчә үстердек. Терлекчелек тармагы буенча да күрсәткечләр югары – 148,5 мең тонна ит җитештерелде. Тәүлеклек савым 100 тоннага җитте.

Райондагы 23 авыл җирлегендә (88 яшәү пункты) 46700 кеше теркәлеп яши. Халык саны арту инфраструктура үсешенә тәэсир итә: социаль объеклар төзелеп тора. Шилнәбашта 100 урынга исәпләнгән мәктәп, Новотроицкоеда 220 урынга хисапланган «Ромашка» балалар бакчасы төзелеп файдалануга тапшырылачак. Яңа юллар салына, булганнары төзекләндерелә. Без бу уңышлар белән чикләнеп калмаячакбыз. Уңган, тырыш хезмәтчәннәребез булганда тагын да яңа уңышларга ирешербез дип өметләнәм. Рәхмәт барыгызга да игелекле хезмәтегез өчен. Күкләребез аяз булсын, мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә исән-имин туган җирләргә әйләнеп кайтсыннар, аларга гаиләләре белән шатланып күрешергә насыйп булсын», – диде район башлыгы.

Аннары район башлыгы һәм дәрәҗәле кунаклар хезмәттә зур уңышларга ирешкән авыл хезмәтчәннәренә, данлыклы җитәкчеләргә лаеклы бүләкләрне тапшырдылар. Халыкта: «Төймә дә – бүләк, дөя дә бүләк» дигән әйтем бар. Ике йөз бүләкләнүче арасында: Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре, Диплом һәм кубокларга ия булучыларның һәммәсен исемләп язу мөмкин түгел. Шулай да, кайберләрен атап китү урынлы булыр.

Район каршында булган аеруча зур хезмәтләре, авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән югары күрсәткечләре өчен «Гигант» ҖКы директоры Риф Хәниф улы Имамовка «Тукай районының почетлы гражданины» исеме бирелде.

Агропромышленность комплексын үстерүгә керткән зур хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен: «Минеханов» КФХгы җитәкчесе Рәмис Минеханов, «Сәйдәшев» исемендәге ҖКы бухгалтеры Фәйрүзә Гарфетдинова, «Чаллы-Бройлер»ы ҖЧҖендә машина йөртүче булып эшләүче Фарс Насыйровка, «Тукай муниципаль районы капиталь төзелеш» унитар предприятиесе директоры Фәнис Сәетгәрәевкә «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе» номинациясендә: I  дәрәҗә Диплом белән «Кама» агрофирмасы, II дәрәҗә Диплом белән «Кама Беконы»,   III дәрәҗә Диплом белән Сәйдәшев исемендәге ҖКы бүләкләнде. «Тулаем савым буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» номинациясендә «Сәйдәшев исемендәге ҖКына (директоры Марат Сафин) I дәрәҗә Диплом һәм күчмә кубок тапшырылды. «Гигант» ҖКы (директоры Риф Имамов) II дәрәҗә Диплом, «Миннехуҗина» КФХгы (җитәкчесе Равиль Миннехуҗин) III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.   

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев: «Тукай районы – Яр Чаллы шәһәренә тиң күрше. Дистә еллар дәвамында сезңнең белән кулга кул тотынып эшлибез. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт сезгә. Машина тәгәрмәчен ашап булмый, иртән торуга кул икмәккә үрелә. Шәһәр халкын ашатучы-туендыручы ут күршебезгә рәхмәтебез чиксез. Чаллы халкының аппетиты яхшы – моны Тукай районы үткәрә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре мисалында да күрергә була», – диде шәһәр башлыгы һәм «Кама» агрофирмасы комбайнчысы Фәнис Исламовка суыткыч, «Гигант» ҖКы сыер савучысы Лилия Җиһангировага кер юуу машинасы, «Сәйдәшев» исемендәге ҖКы терлекчесе Фәридә Имамовага телевизор сертификаты тапшырды.

Чыгышлар, бүләкләүләр концерт номерлары белән аралашып барды. Зур бәйрәм чарасы кунаклары – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, «Халыклар дуслыгы» орденлы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективының һәр чыгышын тамашачылар алкышларга күмде.

***

Республика каршында абруй казанган җитәкчеләр: «Гигант» ҖК директоры Риф Имамов, «Сәйдәшев» исемендәге ҖК директоры Марат Сафин, «Ярыш» ҖК директоры Рәсим Шәйхаттаровлар һәм «Минеханов» КФХгы җитәкчесе Минталип Минеханов, «Миннехуҗина» КФХгы җитәкчесе Равиль Миннехуҗиннар һәм алар җитәкчелегендә эшләүче эшсөярләр, гомумән авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә саллы өлеш керткән хезмәтчәннәр хакында «Якты юл»да һәрдаим язып торабыз. Бу мәкаләдә исемнәре әйтелмичә калган алдынгылар бихисап. Без сезгә – һәммәгезгә дә – рәхмәтле. Сез – халыкны матди ризык белән туендыручылар, ә без – журналистлар, редакция коллективы – район халкын рухи азык белән баетучылар. Әнә шундый тандем – үзара хезмәттәшлек, бердәмлек – районыбызның республика күгендә якты йолдыз булып балкуына сәбәп булып тора да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев