Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшне укудан башлыйлар

Авыл җирендә эш башларга җыенучылар, яңа гына оешкан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре 23 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр «Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе»ндә катнаша ала, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Моның өчен https://school.agropoliya.ru/fermer сайтында электрон заявка бирергә кирәк. Дәресләр https://sschool.agropoliya.ru порталында үтәчәк. Укуның беренче көннәрендә хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме, гаилә фермаларын субсидияләү, грантлар һәм аларда катнашу шартлары турында мәгълүмат бирелә. 26-27 ноябрьдә узачак вебинарларда экспертлар укучыларның сорауларына җавап бирәчәк, бизнес-план төзү тәртибен аңлатачак. Әлеге мәктәпне тәмамлап, тест узган кешеләр «Агробизнес кадрларына өстәмә белем бирү институты»ның сертификатына ия була. Уку бәясе 1 мең сум.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев