Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшнең күләменә һәм сыйфатка игътибарны көчәйтү мөһим

Татарстанда ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 785,7 мең квадрат метр торак төзелеп кулланылышка кертелгән, еллык планның 31,7 проценты үтәлгән. Бу турыда торак төзү һәм аны гамәлгә кертүгә багышланган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Видеоконференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.

Дәүләт торак фонды программасы буенча быел барлыгы 156 йорт, ягъни 2 мең 905 фатир куллануга тапшырылган, шул исәптән АПК программасы буенча гомуми мәйданы 12,1 мең кв. метрны тәшкил иткән 111 йорт төзелгән.

Социаль ипотека буенча республикада ел башыннан 45 йорт куллануга тапшырылган. Бу еллык планның 33 проценты дигән сүз.

Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча республикада 735 ветеранга 162 йорт төзелә. 9 майга шушы исәптән 125 ветеран фатирлы булыр дип көтелә.

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз чыгышында күпфатирлы йортлар төзегәндә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, шулай ук төзелеш мәйданчыкларында тәртип булдыруга игътибарны көчәйтүне сорады.

Премьер-министр Илдар Халиков, боларга өстәп, төзелеш күләменең кайбер күрсәткечләреннән риза түгеллеген белдерде. "Бүген төзелеш сезонының иң актив чоры. Һәм ул бик кыска. Салкыннарга кадәр эшнең зур күләмен башкарып калырга кирәк һәм, әлбәттә, төзегән йортларның сыйфатлы булуы мөһим. Алайса, ахырына җиткерелмәгән эшләр турында һәр атна саен диярлек мөрәҗәгатьләр килеп тора. Без республика халкы - социаль ипотекада катнашучылар, ветераннар өчен эшлибез", - диде ул.

Киңәшмәдә күп балалы гаиләләрне җир участогы белән тәэмин итү программасына да тукталдылар. Премьер-министр муниципалитетлардан җирне бүлеп бирү, ызанлау эшләрен тизләтүне сорады. Видеобрифингта китерелгән саннардан күренгәнчә, безнең районда бүген җир сорап күп балалы 247 гаиләдән гариза кергән, аларга 6 участок бүлеп бирелгән, шуларның 2се ызанлап алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: брифинг