Эшмәкәрләр берләшергә җыена
Район хакимиятендә эшмәкәрләр белән очрашу үтте. Чарада урта һәм кече бизнес вәкилләренә дәүләт ярдәме турында сөйләделәр.
Аерым алганда, микрозаймнар, ташламалы кредитлар, грантлар бирү, бушлай өйрәтү семинарлары турында аңлаттылар. ТР эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды вәкиле Камил Ангел райондашларны бер ассоциациягә берләшергә чакырды. Бүген социаль челтәрләрдә төркемнәр туплана башлады. Эшне берләшеп алып бару үсеш өчен уңайрак булачак дигән фикергә килделәр эшмәкәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев