Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшче һөнәрләр чемпионатында бикләнлеләр Алмаз Якупов белән Ринас Нуриев катнаша

1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә «WorldSkills» стандартлары буенча «Яшь белгечләр» дип исемләнгән региональ (республикакүләм) эшче һөнәрләр чемпионаты үтә. Шул уңайдан һөнәри уку йортлары җиң сызганып эшкә кереште. Җиңүчеләрдән «Worldskills Russia» чемпионатына Татарстан командасы тупланачак.

«WorldSkills» стандартлары буенча ярышлар студентлар арасында үткәрелә, шулай ук 17-23 яшьлекләр, кайбер компетенцияләр буенча 25 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Хәзердән үк Татарстан җыелма командасы кандидатларын билгеләргә һәм алар белән индивидуаль тәртиптә эшли башларга җыеналар.

Дөнья чемпионаты 50 компетенция буенча үткәрелә. Тиздән «Казан ярминкәсе» үзәге базасында барлык компетенцияләр буенча ярышлар уза. Алданрак зона этаплары үткәрелә. Сайлап алуны узучылар «Казан ярминкәсе»ндә ярышларда катнаша. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составына керә һәм Мәскәү өлкәсендә Бөтенроссия чемпионатында Татарстан данын яклый. Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча илкүләм җыелма команда формалаша. Хәзер бөтен максат команда составына мөмкин кадәр күп татарстанлыны кертүгә юнәлдерелгән.

Катнашучылар арасында медицина, лазер технологияләре, робот техникасы белән эш итүчеләр, пешекче, токарь, ташчы кебек эшче һөнәрләрен очратырга була. Аларның гамәли белемнәрен эш барышында сынаячаклар. Мәсәлән, юл төзүчеләр, Европа стандартларына туры китереп, респуб-

ликаның берәр федераль трассасында асфальт салачак.

«"JuniorSkills" ярышларының республикакүләм этабында катнашабыз. Җиңүгә өмет бар», - ди Ренат Якупов

«WorldSkills» ярышларының бер төре булган «JuniorSkills» ярышларының «Мобиль робототехника» төрендә районыбыз укучылары да катнашуы турында газетабызның үткән саннарында язган идек. Биклән мәктәбеннән Нияз Сәрвәров (5нче сыйныф) һәм Артур Хәйруллин (6нчы сыйныф) - V урынны, ә «14+» категориясендә Алмаз Якупов (10нчы сыйныф) һәм Ринас Нуриев (8нче сыйныф) - 28 команда арасында I урынны алдылар.

1-3 февраль көннәрендә бикләнлеләр Алмаз белән Ринас «JuniorSkills» ярышларының республикакүләм этабында катнашачак. Шушы көннәрдә генә без, егетләрнең җитәкчесе Биклән авылы мәктәбенең информатика, физика һәм технология укытучысы Ренат Якупов белән телефон аша элемтәгә кереп, ярышлар турында тулырак сораштык.

- Ярышларның региональ этабында катнашканда Татарстан Республикасының 28 районыннан, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән 67 команда көч сынашты. Алмаз белән Ринас үз яшь категорияләре арасыннан беренче урынга лаек булды. Бу егетләр бергә, бер командада эшлиләр. Бер робот белән эш итәләр. Хәзер исә алар белән бергә «JuniorSkills» ярышларының республикакүләм этабында катнашачакбыз. Анда сайлап алу турында беренче, икенче, өченче урыннарны алган катнашучылар булачак. Егетләргә, үз роботларын сүтеп җыюдан кала, күп кенә биремнәрне дә үтәргә кирәк булачак. Нинди бирем буласы анда гына билгеле булачак. Шуңа аңа алдан күнегүләрен ясап әзерләнеп булмый. Бирем вакытында бер-береңнең сүзенә колак салып, команда икәнлегеңне күрсәтергә кирәк булачак. Ярышлар 3 көн дәвамында үтәчәк. Яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, җиңү белән кайтырга исәпләп торабыз, - дип сөйләде безгә Алмаз Якупов белән Ринас Нуриевның җитәкчеләре Ренат Нәкыйп улы.

Егетләргә бары тик уңышлар гына теләп калабыз.

Искәртеп китәбез: «Worldskills» ярышларының төп өлеше Казан ярминкәсе мәйданында булачак. Шулай ук Казан элемтә техникумы, Казан төзелеш көллияте, МЧС көллиятендә берничә компетенция буенча көч сынашачаклар.
2017 елның октябрь аенда Абу-Даби шәһәрендә «WorldSkills» дөнья чемпионаты узачак. 2019 елда исә бу чемпионатны Казан каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев