Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җәен сөт мул савыла

Быелгы язның иртә килүе сәбәпле, яңгырлар да булгач, үләннәр тиз күтәрелде. Малларны табигый көтүлекләргә чыгарып, җәйге шартларда асрау һәм продукция җитештерүне арттыру өчен тулы уңайлыклар бар. Җәйге лагерьларда эшне оештыру һәм продукция җитештерүне арттыру турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ирина Александровна Гарипова белән әңгәмә корабыз.

- Ирина Александровна, гадәттә малларны кышлатудан соң җәйге лагерьларга күчерү вакытында сөтнең кимү очраклары күзәтелә иде. Мәгълүматлардан күренгәнчә, быел бу процесс җиңелрәк үтте сыман. Продукция җитештерү кимемәде. Моның сәбәбе нәрсәдә?

- Кышкы рационнан җәйгегә күчкәндә, аз гына тибрәнешләр була анысы. Терлекләрнең яңа режимга күнегү вакыты эзсез үтми. Әмма ашату рационын уйлап төзегәндә, кышкы рационны да саклап, сөтнең артык кимүенә юл куелмый. Мәсәлән, Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Чаллы яшелчәсе» кебек зур терлекчелек комплекслары булган хуҗалыкларда кышын да, җәен дә бер дәрәҗәдә, бер күләмдә савалар. Алар көн саен һәр сыердан 18,5, 17,1, 14,9 килограмм алалар һәм сөт комбинатына сәйдәшевлеләр - 12, гигантлылар - 11,3, «Чаллы яшелчәсе» 9 тонна югары сортлы сөт озаталар.

- Бу уңышта җәйге лагерьларны уңайлы итеп, механикалаштырып, сөтүткәргечләр һәм суыткычлар урнаштырып үзгәртеп коруның да нәтиҗәсе бардыр, мөгаен.

- Әйе, җәйге лагерьларны үзәкләштерү, комплекслар тирәсенә туплау, механикалаштыру эшне шактый җиңеләйтте. Таналарны һәм бозауларны карауга игътибар артты: малларны ерак араларга куып йөрисе, савучыларны ерактагы җәйләүләргә илтәсе, алып кайтасы юк. Бөтенесе бер урында. Белгечләргә дә эш йөртергә җиңел. Эшкә җаваплылык арта, контроль яхшыра. Мисалга «Чаллы яшелчәсе» лагерын китерәсе килә. Ул бөтен зоотехния таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазланды, сыерларны җәйге лагерьларга кайтарып, тәүлеккә ике тапкыр савалар. Баш зоотехник Наил Нуретдиновның тынгысызлыгын, яңа алымнар кулланып эшләвен әйтәсе килә. Ферма репродуктив-нәселле булгач, таналарны тәрбияләүгә, вакытында каплатуга һәм сыерлар итеп үстерүгә зур әһәмият бирәләр. Һәр эшне төгәл итеп үтиләр.

- Хәер, берничә ел элек кенә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Мерәс авылындагы җәйге лагере үрнәк итеп куела иде. Бүген шул тәртиптә күп лагерьлар үзгәртеп корылды. Димәк, эш шартлары яхшырды, сөт күп алыныр дип әйтә алабыз.

- Шулай. «Гигант», «Ирек», «Ярыш», «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыклары лагерьларда эш шартларын яхшырту ягыннан күп эшләделәр. Әйтик, «Гигант» хуҗалыгында лагерьлар өч урында. Яңа поселогында һәм Яңа Сарайлы авылында савым сыерлар, Әҗмәкәйдә таналар өчен оештырылды. Алар заман таләпләренә җавап бирәләр.

- Районда ничә лагерь бар? Аларның җиһазлануы ничек?

- Районда 22 җәйге лагерь бар. Шуларның 14е савым сыерлар өчен. Калганнары таналар һәм бозаулар өчен. Без урындагы белгечләр белән һәркайсын - көтүлекләр торышын, су чыганакларын, яшел конвейердан файдалану мәсьәләсен тикшереп чыктык. Тәкъдимнәребезне әйттек. Үләннәр үсеп, 15-18 сантиметрга күтәрелүгә лагерьларда эш җанланды.

- Ирина Александровна, җәйге чорда продукцияне күбрәк җитештерү өчен нинди чаралар күрелә?

- Дөрестән дә, җәен ел буе җитештерелә торган продукциянең 50-60 проценты туры килә. Шунлыктан һәр хуҗалыкта яшел конвейердан дөрес файдалану, тәүлеккә һәр шартлы терлекне 60-70 килограмм яшел азык белән тәэмин итү мөһим. Савым сыерлар һәм таналар көтүдә йөргәндә 8-10 сәгатьне азык ашауга тоталар. Шунлыктан һәр фермада терлекләрне карауга, савуга, ашатуга карата көн тәртибе төзелә. Эссе җәй көннәрендә терлекләрнең иртән һәм кичен, төнлә көтү мәслихәт, азык тагаракларыннан яшел азык өзелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев