Электрон сәүдә: кичә, бүген, иртәгә
Фән-техника үскән, яңа нанотехнологияләр барлыкка килгән саен тормышыбызда уңай үзгәрешләр көне-сәгате белән арта тора. Интернет заманында электрон сәүдәнең үсүе, аның киләчәге киң булуы инде бәхәссез. Электрон сату тормышыбызга үтеп кереп, аңыбызны үзгәртте. Бу алым бигрәк тә эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, җитештерүчеләр өчен дә файдалы, җайлы. Районда электрон сәүдәне үстерүгә зур игътибар бирелә.
Әмма фермерлар, үзмәшгульләр күбесе интернет сәүдәсенә кушылырга кыймый торалар. Без бу хакта аңлатма бирүен сорап район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Илмир Яббаровка мөрәҗәгать иттек.
– Илмир Назыйфович, күп дәүләтләрдә электрон сәүдә шактый үскән. Бездә дә бу юнәлештә алга китеш бар. Авыл кешесенә шушы хакта гади тел белән аңлату кирәктер.
– Дөньяда зур тизлектә үсә барган электрон сәүдә үзенең яхшы нәтиҗәләрен бирә. Монда шәхси эшмәкәргә яисә предприятиегә, үзмәшгульгә җитештергән товарын интернет ярдәмендә бөтен дөньяга күрсәтергә, сатуга чыгарырга була. Аның өчен каядыр барырга да, күргәзмәләрдә дә катнашырга кирәк түгел. Җитештергән товарыңны бернинди кыенлыкларсыз тәкъдим итеп, сәүдәңне оештыра аласың. Төгәлрәк әйткәндә, товарыңа үзең бәяне куясың, теләгән кеше интернет аша кереп карый, товар ошаган кеше, сатып алып, исәп-хисап счетыңа онлайн рәвештә акча күчерә. Әйтик, Теләнче-Тамак авылында җитештерелгән товарны Кытайда Пекин шәһәрендә сатып алалар, ди. Моның өчен инде махсус көйләнгән илтеп бирү хезмәте эшли.
– Безнең халык яңалыкка шикләнебрәк карый. Әле һаман да элеккечә ярминкәләр үткәрәбез, күргәзмәләр булып тора. «Татар тотып карамый ышанмый», – дигән мәкаль дә бар. Шушы стереотипны җиңеп барабыз, димәк.
– Ярминкәләр дә кирәк. Аларда халык сатучы белән күзгә-күз очраша, кирәкле әйберне тотып карый. Базарга чыгып товарны үзе сайлап ала ала, авылларга автолавкалар белән дә чыгарга була. Әмма интернет-сәүдәнең чыгымнары күпкә аз, икенчедән, өйдән чыкмый гына тәүлек буе сәүдә итәргә була.
– Интернет-сәүдә мәйданчыклары шактый арта бара. Шул хакта да әйтеп китсәгез иде.
– Безнең ил дөньяда электрон сәүдә буенча беренче унлыкка кергән. Ул 2021 ел нәтиҗәләре буенча тугызынчы урында, беренче урынны Кытай алып тора. Җир шарында икътисады үсеп килүче дәүләтләрнең барысы да интернет-сәүдә рейтингында алда баралар. Маркетплейслар Татарстанда да, безнең Тукай районында да арта торалар. Әйтик, республикабызда 2020 елда интернет-сәүдә мәйданчыгында өч мең ярым сатучы теркәлгән булса, 2021 елда бу сан егерме җиде меңгә җитте. Сатучылар ун тапкыр артты, керем 27 млрд сумга җитте. Тукай районында маркетплейслардан үзмәшгульләр киң куллана. Без инде аларның товарларыннан күргәзмәләр дә оештырдык, халыкка күрсәттек. Үзмәшгульләр электрон сәүдә мәйданчыкларында теркәләләр, үзләренең сайтларын да булдыралар.
– Безнең районда килеп алу нокталары юк, бу уңайсызлыклар тудырмыймы?
– Анысы шулай, әмма район кешеләре, Чаллы якын булгач, үзләренә уңайлы районга заказ бирәләр. Килеп алу урыннары ун меңнән артык халык яшәгән җирлекләрдә генә ачыла, бездә андый авыл юк.
– Интернет-кибетләр күп, реклама булмасын өчен исемнәрен атап китмибез. Бу сәүдә мәйданчыкларында фермерлар, предприятиеләр, эшмәкәрләр үзләре җитештергән товарны гына сата алалармы?
– Интернет-кибетләрдән алыпсатарлар да бик теләп файдаланалар. Универсаль сәүдә мәйданчыкларыннан тыш, аерым юнәлештәге товарлар белән сәүдә итүче маркетплейслар да бар. Әйтик, медицина товарлары яки мебель сатучылар. Авыл хуҗалыгы товарлары сатучы махсуслаштырылган электрон кибет эшли. Анда орлыклар, ашламалар, агач үсентеләре сатып алырга мөмкин.
– Район эшмәкәрләре бу төр сәүдә майданчыклары белән ныклап кызыксыналармы?
– Аларның күбесенең интернет-сәүдә системасында эшләп тә караганы бар. Ләкин товарымны бу кибетләргә ничек тәкъдим итим икән дип аптырап торучылары да җитәрлек. Кемдер интернеттан мәгълүмат эзли, анда мошенникларга да юлыгырга мөмкин. Акчаңны түләсәң, интернет-кибеткә товарыңны куеп бирәм дип алдаучылар да булырга мөмкин. Шуда күрә интернетта эшләү уяулык һәм белем сорый.
Эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә, җитештерүчеләргә, фермерларга ярдәм итү йөзеннән 22 март көнне район хакимиятенең актлар залында 13.00 сәгатьтә махсус укулар оештырыла. Анда Казаннан «Электрон сәүдә үзәге» белгечләре киләчәк. Алар нәкъ менә интернет аша сәүдә итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Маркетплейсларда эшләргә өйрәтә һәм ярдәм итә. Укуларның темасы – «Идеяләрдән алып сатуга кадәр» дип атала. Дәресләр бушлай үткәрелә. Укуларда катнашу өчен район икътисад бүлегенә 8-919-687-14-99 номеры буенча шалтыратып теркәлергә кирәк. Теләгән һәр кешене килә ала. Кызыксындырган сорауларыгызга да җаваплар алырсыз, белем дә үзләштерерсез.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев